Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Декабрь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 23нче (507) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә — Башкортстандагы карендәшләребезнең милли-мәдәни үзәге юбилеена багышланган бәйрәмдә төшерелгән фото. Керәшен яшьләренең Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган слетыннан репортаж бирелде, аның дәвамы — 5нче биттә. Ә менә Саба ягындагы Лесхозда яшәүче Любовь Родионова безнең редакциягә юллаган хатында «аннан аерылырга язмасын» дип кем турында әйтә икән? Сез аның белән килешәсезме? 

2нче биттә яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең сайлап алу этаплары нәтиҗәләре турында язма урнаштырылды. Гала-концертның кайчан булачагы да хәбәр ителде. Бу биттә — Кайбыч районының Кушкүл клубында уздырылган «Туган йорт җылысы» акциясе, ил-көн яңалыклары турында, шулай ук, «Арумы, туганый?» рубрикасындагы кыска хәбәрләрне дә укый аласыз. 

3нче битне, тулысынча, «Кошлар да бит күмәк очалар» дигән язма алып тора. Укып чыксагыз, Башкортстандагы карендәшләребезнең милли-мәдәни үзәге оештырылуның 25 еллык юбилееннан баш редакторыбыз Юлия Губинаның ниндирәк тәэсирләр белән кайтканын белерсез.

4нче биттә, Сарман ягы керәшеннәре айлыгын йомгаклауга багышланган кичә турында язылды. Башка районнардагы карендәшләрдән алар кайсы яклары белән аерылып торалар? Автор ул хакта да телгә алган.

5нче биттә Татарстанның халык артисты, җырчы Владимир Васильев үзенең иҗат кичәсендә туган тел турында нәрсәләр әйтте икән? Бу хакта һәм, шулай ук, тарих белән кызыксынучы талантлы карендәшебез Владимир Михайловичның ничә китабы үз укучыларын тапканлыгы турында да язылды. 

6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә Лидия Карпованың «Соң түгел: 30 ел узгач кәбен койдырдык» дигән гыйбрәтле язмасы урын алды. Сарман районындагы Ләке авылы чиркәвендә кәбен койдырган Лидия һәм Родион Карповларның Ходай юлына керүләре турында һәркем кызыксынып укырлык. Кәбен койдыру җәшерегенең әһәмияте нәрсәдә? Ни өчен аны бүгенге көннең яшь парлары да үтәргә бурычлы? Укысагыз, аңларсыз. 6нчы биттә Балык Бистәсенең Мәшләк авылында яшәүче Анастасия Федорова, аның бәйрәмнәрдә кия торган 80 еллык күлмәге, ул күлмәкнең кемнән калганлыгы турында да язма бар.

7нче биттә — «Фронтовик язмалары»ның ахыры урнаштырылды. Ул разведчик Виктор Михайловның сугыш чынбарлыгы турындагы истәлекләре белән таныштыра, сугыштан соңгы тормышы турында сөйли. Бу биттә Чистай районы һәм Кайбыч ягындагы карендәшләребез турында да язылды.

8нче биттә газета укучыларны яңалык — керәшенчә сканворд көтә. Аны кайсыгыз беренче булып чишеп, дөрес җавапларын редакциягә хәбәр итәр икән? Котлау, рекламалар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев