Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Чаллыдан Ольга Долгова: “Газета уку — үзе бер матур йола”

Газета укучыларыбыздан хатлар еш килә. Сайтыбызга куйган хәбәрләрне дә укып баралар, үз фикерләрен язалар.

Басманы еллар буе алдырып, укып килгән тугры укучыларыбыз да, аның киләчәге өчен борчылган карендәшләребез дә шактый безнең.

Зәй районының Якты Күл авылында туган, хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче  Ольга Долгова да безгә үз фикерләрен һәм теләкләрен язып җибәрде:

«Мин «Туганайлар» газетасы турында Чаллыда «Нардуган»бәйрәмендә белгән идем. Бәйрәм башланыр алдыннан, газета хезмәткәрләре, Сара Садыкова исемендәге концертлар залының фоесында газета турында сөйләделәр. Газетаны сатып алырга да, язылырга да мөмкинлек бар иде. Шуннан мин дә газетага язылдым, әле дә ел саен язылам.

«Туганайлар» газетасы керәшеннәрнең йола-гадәтләре, тарихы, язмышы турында чыгучы бердәнбер газета. Заман белән бер рәттә бара, руслар әйтмешли «в ногу со временем». Газетасының узенең хәзер сайты бар, анда да бик кызыклы язмалар бастырыла.

Туганайлар газетасы үзенең укучылары өчен өч ел рәттән инде газета язылучылар арасында бүләкләр да уйната.

Шулай ук икенче «Керәшенчә марафоны да» бик актив узды. Мин дә бу марафонда беренче мәртәбә катнаштым, марафончылар язмалары аша, үзем белмәгән керәшен авторларын, аларның яңа әсәрләрен дә белдем. Марафонда катнашып, редакция хезмәткәрләренең эше нинди жаваплы, шул ук вакытта, бик тә кызыклы икәнлегенә тагын да ныграк төшендем.

Теләкләрдән шуны әйтәсем килә, керәшен язучыларының яңа чыккан әсәрләре, шулай ук балалар өчен берәр кушымта алып барсагыз бик яхшы булыр иде. Белемнек битләре дә бик ошый.

Алга таба «Туганайлар» газетасының тиражы артсын, иң мөһиме еллар тыныч булсын. Газета-журналлар уку — электән килгән матур йола саналган. Барыбыз да язылыйк, укыйк, карендәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев