Август аеның беренче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 15нче (523) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә балаларның «Айбагыр» этносменасындагы ялыннан фото урнаштырылды. «Туганый «Туганайларсыз» булырмы?» дип ни өчен 1нче биткә үк язып куелды икән? Укыгыз һәм үз әти-әниегезне, әби-бабагыз, туганнарыгыз, балаларыгызны бердәнбер керәшен газетасына яздыру җаен карагыз.
2нче биттә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче инженер-конструктор Евгений Яковлевның «Ефәк юлы-2024» ярышындагы уңышы турында язылды. Бу биттә Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының мәдәният министрлыгы Рәхмәтенә лаек булуы да хәбәр ителде. Ул хәбәрне укыгач, оешмага бу бүләкнең ни өчен бирелгәнен белерсез. Шулай ук, ил-көн, төрле төбәктә яшәүче карендәшләр тормышындагы яңалыклар да бар.
3нче биттә бүгенге көн партиотлары —Тукай районының Борды авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Михаил һәм аның хатыны, хәрби зонаны быел ике мәртәбә урап кайткан Альбина, аларның тормышлары турындагы язма бирелде. 3нче биттә Түбән Кама шәһәренең гади керәшен малае, кечкенәдән футбол белән шөгыльләнүче 12 яшьлек Егор Мельников турында да язылды.
4нче һәм 5нче битләрдә керәшен балаларының «Айбагыр» сменасындагы ялына багышланган язма бирелде. «Айбагыр»да уздырылган мастер-класслар, кызлар һәм малайларның отряд тормышы, шөгыльләре турында язылды.
6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә өч Спас турында мәгълүмат бар. Сугышлар вакытында гаскәрләргә көч биргән Изге Кач куәте турындагы үгетне дә игътибар белән укыгыз. Бу биттә, шулай ук, Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында яшәгән Татьяна Жаркова язып калдырган җыру да бар. «Гасыр җөзе» рубрикасына да күз салырга онытмагыз.
7нче биттә Ютазы ягында яшәүче карендәшебез, спортта зур казанышларга ирешкән Михаил Минеевка багышланган язма урын алды. «Гаиләбез учагы җылысын саклап» дигән язма Зәй шәһәреннән Анастасия Коронованың тормышы, нәселләренең үз йолаларыбызны, традицияләребезне саклап яшәүләре турында сөйли.
8нче биттә — «Йөз еллык экспонат». Бу язмада Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина, рәхмәт хисләре аша, «Керәшен җорты» музеендагы яңа экспонатлар, гаилә мирасы булган ул кием-салымны тапшырган Григорьевлар турында яза. 8нче биттә Биектау районының Озерная поселогында яшәүче Җәүһәрия Нуруллинаның ни өчен «Туганайлар» газетасын үз итүе, яратып укуы турындагы фикерләре дә бар. Алма Спасы якынлашуын истә тотып, алмадан варенье кайнату өчен рецептлар, бакчачыга киңәшләр дә бирелде бу биттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев