Туганайлар

Татарстан

18+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Апрель аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 8нче (540) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, газета укучыбыз — Балык Бистәсе районының Олы Мәшләк мәктәбе укытучысы Валентина Вафинаның язмасы. Ул яуда һәлак булган бабае каберенә баруы турында яза. 

2нче биттәге язмаларда хезмәтләре хөкүмәт бүләкләренә лаек булган карендәшләребез турында укырсыз. Алабугада яшәүче рәссам Виктор Селивёрстовның шәхси күргәзмәсе ачылуы турындагы хәбәр дә бар. Шулай ук, республикабыздагы керәшен авылларыннан ару хәбәрләр дә бирелде. 

3нче биттә — «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең Россия тарихындагы өч сугышка багышланган театральләштерелгән концертыннан репортаж. Бу биттә Питрәч районының Кәвәл авылы егете, карендәшебез Виталий Саликеев батырлыгы турында да язылды.

4нче битне III керәшенчә марафонга нәтиҗә ясау, марафончыларның Җәкәү йортындагы очрашуы турындагы язма алып тора. Марафончылар үзләре «керәшенлеккә экзамен» дип нәрсә турында әйтә икән? Укысагыз, белерсез.

5нче биттә —  марафон турындагы язманың ахыры; Мөслим районының Яңа Усы мәктәбе укучысы Яна Петрованың «Өчпочмаклы хатка уралаган өмет» дигән чын хикәясе.

6нчы биттә — республика керәшен иҗтимагый оешмасының 2009 елда төзелгән «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең 15 еллыгына багышланган язма.

7нче биттәге «100 еллык авылда — Олы көн» язмасы" Түбән Кама районындагы Нариман авылы, аның тарихы, йола-бәйрәмнәрне саклап яшәүче халкы белән таныштыра. «Пасханы данладык» язмасы республикадагы керәшен авылларында Олы көннең ничек үтүе турында сөйли.

8нче биттә — «Казансу», сездән башка ямансу" язмасы. Ул Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк карамагындагы «Казансу» ансамбле, аның җырчылары, яулаган уңышлары белән таныштыра.

9нчы биттә — «Бергә чакларның белеп кадерләрен» дигән язма. Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы члены, күптән түгел вафат булган Илья Михайловның хатыны Пелагея Ивановна бу язмада үзенең тормыш юлы, югалту-табышлары белән уртаклаша.

10нчы биттәге «Белемнек»тә май аендагы ураза көннәре һәм бәйрәмнәр календаре урын алды. Шулай ук, Пасха урынына бирелгән Антипасха, аның тормышыбызда тоткан урыны турында да укырсыз. Үгет тә игътибарыгыздан читтә калмас.

11нче битне, тулысынча, Бөек Ватан сугышына багышланган язмалар алып тора. Ул язмаларда газета укучыларыбыз Мамадыш һәм Кайбыч районнарыннан сугышка алынып, утлы фронт юллары аша узган карендәшләребезгә кагылышлы истәлекләре турында сөйлиләр. 

12нче биттә — «Иракта — керәшен кызлары» язмасы. Анда XII «Вавилон» мәдәният һәм сәнгать фестивалендә Россия данын яклаган «Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбле, анда йөрүче керәшен кызлары турында сүз бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев