Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Апрель аеның беренче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 7нче (491) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче бите Олы көнгә багышланды һәм "Арумы, туганый" рубрикасында өр-яңа хәбәрләр урын алды.

2нче биттә – ил-көн яңалыклары, ил күләмендәге конкурс һәм фестивальләрдә уңышларга ирешкән, дәүләт бүләгенә ия булган карендәшләребез турындагы хәбәрләр.

3нче биттә Григорий Родионов исемендәге өченче төбәкара конференциядән репортаж, Зәй районы керәшен оешмасының отчет-сайлау конференциясенә багышланган язма урнаштырылды.

4нче биттәге язмалар Ананий Маловның (әдәби псевдонимы Ямаш Игәнәй) 85 еллык юбилее уңаеннан уздырылган кичә һәм, шулай ук, Чаллы керәшеннәре айлыгын йомгаклау тамашасы белән таныштыра.

5нче битне, тулысынча, Теләче ягы керәшеннәре турындагы язма алды. Бу яктагы борынгы керәшен авыллары, талантлы һәм күренекле затлары турында сөйли ул.

6нчы биттәге “Белемнек” рубрикасында мәңгелек тормыш символы булган Олы көн турында язылды һәм һәркемне үз тормыш мәгънәсе турында уйландыра торган үгет (проповедь) бирелде. Аны укысагыз, Иисус Христосның ни өчен “мин эчә торган савыттан эчә алырсызмы” дип әйткәнен дә белерсез.

7нче биттә – Борды авылында гомер итүче Борис Кудряшов, аның әти-әнисенең катлаулы язмышы турындагы күләмле язма. Германиядә тоткынлыкта туып, балачагы әсирлектә башланган малайның үз язмышы ничек булды икән? Анысы турында да язылды.

8нче биттә, гадәттәгечә, төрле язмалардан тора. 60 гөл үстерүче оста – Кукмара районыннан Любовь Павлова үзенең сере белән уртаклаша. Газета укучылар фикере дә кызыклы гына. Яңа рецептлар да ошар. Файдалы киңәшләр дә ярап куяр.

Әлеге саныбыз укучыларга ошар дип, ышанып калабыз. 
Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев