Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Апрель аеның икенче саны

Апрель аеның икенче (№8 (444) саны белән таныштырабыз


✅ “Керәшеннәрнең кушаматсызлары” дигән язмага тукталыйк. “...20се тулып та кызларның бәбәе булмаса, налог түләттеләр. Ирләр дә 50 яше тулганчы “ялгызлар налогы” түләде. “Оятсызлар налогы” дип, Маленков шуны бетертте...” дигән юллар – әлеге язмадан алынды. Кушамат һәм налоглар – аларны нәрсә берләштерә?
✅“1960 елдан бирле кибет тә эшләми. Медпунктлары да юк. Авылда 20ләп йорт бар. Шуларның күбесендә пенсия яшендәге авылдашлары “дачник” кебек торалар – кышны шәһәрдә үткәрәләр дә, җылы сезоннарда авылга кайталар. Кыш көне биредә 5 йортта гына кеше яши”. “Югары Мирәтәкнең тыныч тормышы” дигән күләмле мәкаләдә әнә шулар телгә алынган. Язма Теләче районындагы керәшен авылы, аның кешеләре, аларның бүгенге көндәге тормышы һәм хәл итәсе мәсьәләләр хакында сөйли.
✅Үз халкы тарихын, төбәкне өйрәнгән керәшен егетенең якты истәлегенә багышланган “Җакты кеше идең, Юрий Петрович” дигән язма да газета укучыны битараф калдырмас.
✅Газетаның рус телендәге битләре Советлар Союзы Герое Валентин Ивановның тетрәндергеч фаҗигале язмышы белән таныштыра. Шулай ук, Чиләбе өлкәсендәге үз туган авылы Папауда керәшен музее, фольклор ансамбле оештырган һәм “Нагайбачке” һәйкәлен төзетүгә үзеннән зур өлеш керткән Надежда Уряшева турындагы хатирәләр белән дә рус телендәге истәлек-язмалар аша таныша аласыз.
✅“Белемнек” рубрикасында Олы көн бәйрәме, Иисус Христосның яңадан терелеп тору могҗизасы турында язылган. Шулай ук, тәре утырган көн, үлеләр мунчасы, “үлеләр Пасха”сы турында да мәгълүмат бирелә.
✅ “Үземчә әзерлим” рубрикасында Олы көн куличе пешерергә өйрәткәттек.
✅Соңгы биттә “Туганайлар”ның “Tik Tok”гында 2 миллион 500 мең мәртәбә каралган видеоязма геройларын да күрергә була. Газетаның журналисты Олеся Дмитриева белән Чистай районының Йолдыз авылыннан Анна түти Мидюкина әлеге видеода ир-ат исемнәрен русча һәм керәшенчә әйтәләр.

“Туганайлар”ның бу санында басылган язмалар һәркемнең күңеленә һуш килер, дигән теләктә калабыз. ❤
Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев