Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина: «Безнең өчен иң кадерлесе - балалар һәм оныклар»
Бүген Россиядә иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Аналар көне билгеләп үтелә.
Гаилә һәм балаларыбыз – ирем белән безнең өчен бу дөньяда иң кадерлесе. Ирем Ананий да, үзем дә шушы Хуҗа Хәсәндә туып-үстек, авыл мәктәбендә укыдык, җәйге каникулда ел саен колхозга булыштык: чөгендер басуында чүп утадык, печәнгә йөрдек, урып-җыю чорында амбар алдында эшләдек.
Мәктәпне тәмамлагач, Ананий Совет армиясенә алынып, Амур өлкәсенең Сковородино шәһәрендә урнашкан хәрби частьта 2 ел хезмәт итеп кайтты. Ә мин финанс белгечлегенә укып чыктым.
Ул армиядән кайткач, 1978 елны гаилә кордык. Гаилә юлы башында без икәү генә идек, ә хәзер 18 гә тулдык. Үзебезгә алмашка, үзебез шикелле үк тырыш, кешлекле балалар – улыбыз Андрей белән кызларыбыз Нина, Татьяна һәм Валентинаны үстердек. Үз чиратларында, алар да гаилә корып, безгә оныкалрыбызны сөю бәхете бүләк иттеләр. Гаилә ул – барыңны бергә җыя торган ныклы йорт, олы терәк булган балаларың һәм оныкларың.
Кызларыбыз Нина һәм Татьяна үз гаиләләре белән Казанда яшиләр, улыбыз Андрей – Пермь өлкәсендәге Нижневартовскида, кызыбыз Валентина – Дагестанда. Сигез оныгыбыз бар, кечкенәсенә – 10 ай, ә иң зурысына – 20яшь.
Гаилә бәхете сере – игелекле, бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәттә һәм бер-береңә ярдәмчел булуда. Бу асыл сыйфатлар миңа кечкенә чактан, үз әти-әнием тәрбиясеннән күчте. Мин күп балалы, тырыш, тату гаиләдә үстем. Шул сыйфатларны үз балаларыбызга да тапшырырга тырыштык, ә хәзер – оныкларга да. Балаларыбыз үз гаиләләре белән туган-үскән йортларында, безнең янда еш кунак булалар. Җәй буе өебез тулы кунак, балалар чыр-чуы, аларның шат авазлары тынып тормый. Аларның шатлыклы йөзләрен, көлүләрен, уеннарын күреп, бәхетле балачаклары өчен сөенәм һәм боларның барысын да гаилә бәхете дип саныйм.
Ольга Боярина, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге ветераннар советы председателе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев