Карендәшебез, Казанның 121 нче лицееның 7 нче класс укучысы Анжелла Максимова, IV Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашкан
Карендәшебез, Казанның 121 нче лицееның 7 нче класс укучысы Анжелла Максимова, IV Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашып, “Инглиз теле – фәнни үсешкә ачкыч” (“Английский язык – ключ к успеху в науке”) секциясендә “Рус телендә инглиз алынмалары” (“Английские заимствования в русском языке”) темасына тикшеренү эшен инглиз телендә яклап II урынны алды.
Әлеге конференция 3 көн дәвам итеп, анда бөтен Россия буенча катнашучылар җыелды. Бүләкләү өлеше “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында узды.
Молодец, Анжелла! Алга таба да уңышлар телибез!
Нет комментариев