Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

«КӘЛӘЕМ» халык фольклор ансамбле проект финалисты булды

Августта ук ЛУЧ телеканалында өлкәннәр көненә багышланган «Непреклонный возраст» яңа телевизион проекты старт алды.

Әлмәт районының Кәләй авылы халкы элек -электән җыр моңга оста булган. Бүген дә авылда 48 еллык тарихы булган уникаль ансамбль эшләп килә. "Кәләем" халык фольклор ансамбле 1976 елда оеша. 2017 елдан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Валентина Георгиевна Исламова (Брагина).

"Кәләем" халык фольклор ансамбле үз репертуарын даими баетып тора. Бүген коллективның чыгышын Нардуган, Май чабу, Тройсын, Питрау бәйрәмнәре күренешләре бизи. Ансамбльгә йөрүчеләрнең идеяләре һәрчак кайнап тора.

Августта ук ЛУЧ телеканалында өлкәннәр көненә багышланган «Непреклонный возраст» яңа телевизион проекты старт алды. Монда «КӘЛӘЕМ» халык фольклор ансамбле дә катнашты. Алар  керәшен такмакларын башкарылар.

Валентина Георгиевна:

“Бу пректта Әлмәт районында эшләп килүче төрле милләт ансамбльләре катнашты. Без рәхмәтлебез, керәшен оешмасы җитәкчелегенә, авыл халкына, һәрвакыт безнең белән янәшә булып, иҗатыбызда ярдәм итеп торулары өчен. Конкурс нәтиҗәләре буенча ансамблебез проект финалисты булды, шулай ук «иң яхшы номер куелышы» номинациясендә приз яулады һәм «тамашачылар симпатиясе»призы өчен халык тавыш бирүендә җиңүче булды. Без моңа бик шат. Конкурс, фестивальләрдә катнашырга тырышабыз. Эшләү дәверендә кайларда гына булмадык та, кемнәр белән генә аралашмадык, гомер буе тату яшибез, тату йөрибез, - дип сөйләде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламованы кәләйлеләр яратып һәм үз итеп "Кәләй сандугачы" дип йөртәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев