Минзәлә ягы керәшеннәре Казанда үз культураларын күрсәтте
Г.Кариев театрында минзәләлеләр «Әй, туган ягым, җырлыйм әле тагын» дип аталган концерт куйды.
Концерт «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында үткәрелгән.
Фойеда кунаклар өчен балалар сәнгать мәктәбе, музей, китапханә, авыл мәдәният йортлары, шәһәр мәктәпләре һәм оста куллар тарафыннан күргәзмә оештырылган. Биредә рәссам Вадим Аксеновның картиналарыннан алып, районда яшәүче керәшен, татар, рус, чуваш, мариларның милли традицияләрен чагылдырган экспонатлар да тәкъдим ителгән.
Концертта Минзәлә районының керәшен, мари фольклор ансамбльләре, ветераннар хоры, театр артистлары чыгыш ясаган.
Түбән Юшады авылыннан килгән карендәшләребез фойеда кунакларны керәшен җырулары белән каршы алган. Алар янында озаклап туктап, фотоларга төшеп, бергәләп биючеләр дә булган.
«Күргәзмәдә «Мәлкәнәй» фольклор ансамбле уңганнары шәл бәйләү буенча мастер-класс та күрсәттеләр. Соңыннан, «Мәлкәнәй» ансамбле дә, Кадрәк авылыннан килгән «Туганайлар» фольклор ансамбле белән бергәләп, концертта чыгыш ясадык. Мин үзем керәшен такмакларын башкардым. Тамашачы алкышларга күмде, бик матур концерт булды», – дип сөйләде Түбән Юшадыдан Наталья Чепкасова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев