Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Питрәч районы Кибәч авылында Тройсын бәйрәме

Электән үк һәрбер керәшен авылы бер бәйрәмне зур күләмдә һәм күңелле итеп үткәрергә тырышкан

Христианнарның дини бәйрәмнәре бик күп. Бигрәк тә язгы кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм ителә торган бәйрәмнәр. Питрәч районы керәшеннәре бу бәйрәмнәрне үзләренә генә хас булган бер тәртиптә үткәрә. Электән үк һәрбер керәшен авылы бер бәйрәмне зур күләмдә һәм күңелле итеп үткәрергә тырышкан. Ә башка авыллар бу бәйрәм көннәрендә шул авылга кунакка килгән. Ә менә Кибәч авылында электән үк Изге Троицын бәйрәмен үткәргәннәр.

Быел, 2020 елда, бу бәйрәм 7нче июньгә көнне үтте. Бу бәйрәм ел саен якшәмбегә туры килә. Аллаһ йорты-чиркәү уставы буенча Изге Троицын бәйрәме Бөек Пасха бәйрәменнән 50 көннән соң бәйрәм ителә.
Ни өчен бу бәйрәм Троицын дип атала соң ? Җирне һәм андагы яшәешне барлыкка китерүче Бөек ата, шул җирдә яшәгән кешеләрнең гөнаһларын кичерүче Бөек ата улы Иисус, һәм җирне изгеләндерүче, чистартучы Изге тын. Менә шушы өч Алла Бөек Алланы барлыкка китерәләр дә инде.
Изге Троицын алдындагы көн үлеләрне искә алу, зиратка бару, алар рухына келәү уку көне буларак билгеләп үтелә. Шәмнәр якканнар, чәчәкләр куйганнар. Бары тик Изге Троицын субботасында гына чумылмыйча үлгән, үз-үзләрен үтерүчеләр һәм хәбәрсез югалганнар рухына чиркәүләрдә келәү укырга яраклы саналган.
Зираттан соң кешеләр кырларга, урманга һәм сулыкларга “күчтәнәчләр” алып барганнар һәм алардан кешеләргә ярдәм итүләрен сораганнар. Шулай итеп кешеләр иң элек Җир ананы сыйлаганнар.
Икенче көнне Изге Троицын, ягъни Яшел атна бәйрәме башланган. Ни өчен яшел атна дип тә атаганнар соң бу бәйрәмне?
Бу бйрәм яз бетеп җәйнең башлануын аңлата. Ә җәй ул табигатьнең төрле төсләргә бай һәм иң матур чагы. Бу атнада кешеләр өйләрен каен ботагы, төрле чәчәкләр һәм үләннәр белән бизәгәннәр.
Ни өчен каен ботагы белән бизәгәннәр? Чөнки каен агачы халкыбызның чисталык, сафлык һәм нәфислек билесе булып тора. Әрем элү өйне начар күзләрдән, әшәке сүзләрдән саклаган. Бу көнне җыеп өйгә элгән үләннәрне ташламаганнар, алардан төнәтмәләр ясап төрле авырулардан файдаланганнар.
Изге Тоицын бәйрәмендә кешеләр кунак көткәннәр, бер-берсенә кунакка йөргәннәр. Төрле уеннар уйнаганнар. Изге Троицын атнасында бигрәк тә яшьләр актив булган.
Кичке уеннар дан соң такыяларны суга ыргытканнар, кемнең такыясы ераграк төшсә, шул кыз тиздән кияүгә чыга булып саналган. Изге Троицында кияүгә чыгу яхшыга юралган. Троицында өйләнешсәләр көзге Пыкрау (Покров )бәйрәмендә туй иткәннәр. Шунда гына аларны озын гомерле, бәхетле һәм мул тормыш көткән.
Изге Троицын бәйрәме көнне начар уйлар уйларга, үпкәләргә, әрләшергә һәм начарлык теләргә ярамый . Бу көнне алар кабул булалар дип фаразлана. Изге Троицын көнне яңгыр булса ел уңышлы, көн эссе булса корылык була дип санала. Изге Троицын көнне төрле физик эш белән шөгылләнергә, ә икенче көнне Җиргә тияргә ярамый. Троицынның икенче көне Җир яралган көн булып кабул ителә.
 

Кибәч авылы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев