Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Нагайбаклар – кунакчыл халык

Май бәйрәмнәре вакытында чит җирләрдә яшәп ятучы якын туганнарыбыз - нагайбаклар илендә булып кайттык. Баруыбызның төп сәбәбе - "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле концертларын нагайбак дусларыбызга да күрсәтү иде. Моннан тыш, андагы халык белән очрашып аралашу, дуслык һәм хезмәттәшлек элемтәләрен ныгыту, район башлыгы янында булу да эш планына кертелде.

100 кат ишетеп белгәнче, бер кат үз күзләрең белән күрү әйбәтрәк, ди халык. Чыннан да шулай икән. Нагайбакларның ничек яшәүләрен, ничек кунак каршылауларын, ничек бәйрәм иткәннәрен үз күзләребез белән күреп кайттык. Иң беренче тукталган пунктыбыз - Нагайбак районының үзәге - Фершампенуаз авылы булды. Халкы буенча чуар: казахы да, керәшене дә, урысы да, мордвасы, хохолы да яши монда. Күбесенчә, рус телендә сөйләшә-ләр. Нагайбак телендә урта һәм өлкән буын кешеләре генә аралаша. "Бәрмәнчек"ләрне тынсыз калып тыңладылар, аягүрә басып алкышладылар. "Безнең ил" җырын тыңлаганда, залдагы халыкның яртысы елады хәтта. Фершампенуаз - башка авылларга караганда күңелгә якынрак булды, чөнки без шул поселок-та яшәдек.
Икенче пунктыбыз - Остроленко (Сарашлы) авылы иде. Монда йорт-лар төзек, яңартылган, хуҗалыклар нык. Чын казаклар яшәгәнлеге әллә каян күренә. Татарстандагы карендәшләрен сагынганнар. Җырчыларыбызны сәхнәгә кабат-кабат чакырып чыгардылар. Аеруча, Лиана Миронова башкарган "Сарашлы" җыруын яраттылар. Җырчы белән зал бергә җырлады. Күңелгә рәхәт булды.
Кассель - (үзлә-ренчә, Кили) аерата кунакчыллыгы белән истә калды. Алар безне, ярты юлга чыгып, үзебезчә җырлашып каршы алдылар. Учак ягып, казан асып, япа кырда ботка пешергәннәр. Боткалары телеңне йотарлык. Әби-бабаларыннан калган рецепт буенча "чөгендер суы" да әзерләгәннәр. Клубта яңадан чәй өстәле каршылады. Нагайбак уңганнарының бөтен төр ризыкларын тезгәннәр. Күз кызыкты, ашарга хәл калмады. Боткалары бик тәмле иде шул. "Бәрмәнчек" күрсәткән концертны: "Супер концерт, без мондыйны көтмәгән идек", - диделәр. "Бәрмәнчек" солисты Саша Игнатьевны (ул әлегә солдат хезмәтендә) юксындылар, сәлам җибәрделәр. Саша, ишетәсеңме? Нагайбактан сиңа кайнар сәлам!
Менә данлыклы Париж урамнарына да килеп җиттек. Тарихлы, Эйфель башнялы, җырлы Париж авылы. Алар, ничектер моннан, 200 ел элек булып үткән вакыйгалар эчендә калганнар төсле. Иң яраткан урыннары - данлыклы башня яны. Шунда ял итәләр, кунак каршылыйлар. Яңа кавышкан парлар шунда чәчәкләр сала. Париж кешеләренең олысы да, кечесе дә велосипедта йөри. Чып-чын Париж каласы, диярсең. Концертны ошаттылар. Тагын килегез, дип кат-кат чакырып калдылар.
Язган булса, килербез. Хуш, Нагайбак җире! Кунакта рәхәт булса да, үз өебездә әйбәтрәк. Нагайбакка сәяхәт турындагы тулырак язманы киләсе санда укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нагайбакский район нагайбаки Бермянчек Бәрмәнчек Челябинская Область нагайбак