Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Кибәчнең "Беләзек" ансамбле

"Беләзек" ансамбле - Кибәчнең горурлыгы

Ишегалдындагы чәчәкләр арасыннан үтеп, мәдәният йортына керәбез. Аның директоры – Рәмзия Пляшкина. Ул үзе Саба ягы кызы булып, бу авылда егерме елга якын яши. Каенатасы үлгәч, ире Иванның төп йорттагы әнисе Дарья янына кайтканнар. Дарья түти иреннән соң биш еллап кына торган. Иванның бертуган сеңелләре дә туган авылларында калганнар: Лиза – мәктәптә техник хезмәткәр, ә Лена – Александр Золинның крестьян-фермерлык хуҗалыгында сыер савучы (Золин хуҗалыгы турында аерым язмада сөйләрбез). Иван хәзерге вакытта Кощакова кирпеч заводына йөреп эшли. Аларның кызлары Регина Ленино-Кокушкинода яши, узган ел тугыз класс тәмамлаган төпчекләре Павел Сабадагы лицейда укый. Олысы Фәнис – Чаллыда...

Рәмзия үзе 2005 елдан – авыл клубында. 2006 елда ул “Беләзек” керәшен фольклор коллективы оештырган. “Коллективка исем сайлаганда, ул вакытта район мәдәният йортында методист булып эшләгән Елена Козлова белән киңәшләштем. Әти ягыннан нәселебез керәшеннәргә тоташса да, гадәтләрне, йолаларны белмәгәч, тәҗрибәле кеше фикере кирәк иде. Шул методист “Беләзек” дип куярга киңәш итте”, – дип сөйләде Рәмзия.

“Беләзек” коллективы артистларын санаганда ни өчен аталарының исемнәрен дә әйтеп яздырта дип гаҗәпләнгән идем, арада бер үк фамилиядәгеләр бар икән: коллективтагы иң өлкәннәрдән берсе – 79 яшьлек Елена Золина, 82 яшен тутырган гармунчы Петр Золин, Елена Золина, Рита Золина, Ольга Чубаева һәм Рәмзия үзе. Баштагы елларда “Беләзек”тә уникеләп кеше булса да, олыгайгач йөрүдән туктаганнар.

“Беләзек”тәгеләрнең сәхнә киеме – һәркайсысының үзенеке, алъяпкычларын да үзләре чиккәннәр. Ә репертуарга килгәндә, элгәреге җыруларны җырлыйлар. “Беләзек” коллективы чыгышы, елның-елында, Кибәчнең үз авыл бәйрәме булган Тройсынны ямьли. Мәктәп янындагы стадионда уздырыла торган Тройсын район күләмендәге бәйрәмнәрне хәтерләтә. Чөнки аңа тирә-яктан гына түгел, хәтта ераклардан да җыела халык. Көрәштә батыр калган ир-атка Александр Золинның тай бүләк итүе дә Кибәч Тройсыны өчен гадәти хәл...

“Быел Тройсынны уздыру мөмкин булмады, коронавирус комачаулады. Киләсе елларда оештырырга язсын инде. Ярый әле, ел башында Нардуган, Качмануны үткәрә алдык. 13 февральдә мәдәният йортында “Йөзек салу” бәйрәме оештырдык. Анысы да ел саен үтә. Бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмыйбыз инде, – дип сөйләде Рәмзия Пляшкина. – Мәдәният йортыбыз иркен, матур. Авыл китапханәсе дә шушында урнашкан. Китапханәчебез – Мария Карасева, бирегә ул мәктәптә балалар укытып, “выслуга” буенча пенсиягә чыккач килде. Бергәләп, күңелле итеп эшлибез”.

Фирая Моратова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев