Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Яңа Усы авылында Яңа елга планнарны мулдан коралар

Мөслим районының Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова – үтеп киткән 2022 ел һәм яңа 2023 ел турында.

2022 елда башкарылган олырак эшләрдән – Пионерская (халык Мәктәп урамы дип йөртә) урамындагы ташландык йортлар авылны ямьсезләп тормасын дип, ихаталарын койма белән уратып алдык. Балалар уен мәйданына һәм Бәчүк чишмәсе буена электр баганалары урнаштырылып, лампалар куелды. Анысын да халык көтә иде инде. Питрау мәйданы яңартылып, матур павильоннар ясалды. Авыл зиратының зур өлешен алып торган иске өлешендәге карт агачлар һәм куаклар киселеп, зират эче җыештырылды.

Косма-Дамиан  чиркәвен яңарту буенча төзелеш, чиркәүнең тирә-ягын тәртипкә китерү дә ел буе дәвам итте. Бу эшләр авылдашлар көче һәм аларның хәйрия ярдәме белән башкарыла. Чиркәү территориясен төзекләндерү өчен кирәк кадәр төзелеш материаллары сатып алынды. Чиркәүгә һәм трапезнаяга илтә торган юлга брусчатка түшәлде. “Крестный ход” өчен тротуар ясалып, анысына да брусчатка җәелде. Иконостас урнаштыру буенча да эш бара.

Үтеп киткән елның февраль аенда авыл җирлекләре арасында уздырылган кышкы спартакиада Яңа Усының “Кряшен егетләре” командасына уңыш китерде. 2022 елгы кышкы спартакиадада икенче урынны яуладылар. 15 меңлек бүләк сертификат команда егетләренә исемле футболка алуга тотылды. Авылыбызның пенсионерлар командасы да өстәл теннисы, җиңел атлетика, дартс һәм йөзү буенча оештырылган ярышта сынатмады.

Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемнәрен һәм аларның хәрби бүләкләрен ачыклауга да зур игътибар бирелә. Авыл мәктәбендә “Сугыш чоры балалары. Керәшеннәр” (“Дети войны. Кряшены”) темасы буенча акция игълан ителгән иде, укытучылары ярдәмендә, укучылар материаллар җыялар.

Район җирле керәшен оешмасы җитәкчесе буларак, үзебезнең авыл һәм Татар Шураны мәктәпләре, Мөслимдәге лицей (аларда безнең керәшен балалары да белем ала) белән ныклы элемтә булдырганыбызны да әйтим. Милли традицияләрне, йолаларны, гадәтләрне саклау һәм үстерү, төрле милләт балаларының үзара дуслыгын ныгытуда кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Рождество, Май чабу, Олы көн, Илҗен, Покрау кебек бәйрәмнәр оештырабыз. Халык бәйрәм келәүләренә, башка службаларга үз чиркәвебезгә йөри. Йолалар да яңартыла – авылыбыздагы балалар Рождествода һәм Олы көндә өйдән-өйгә йөреп, хуҗаларга яхшы теләкләрен җиткерәләр. Традицияләрне яңартуда “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбленең дә роле зур.

Яңа 2023 елны да зур өметләр белән башлыйбыз. Гадәттәгечә, яз-көз айларында чиркәүдә һәм авыл зиратында шимбә өмәләре оештырырбыз. Бәчүк чишмәсе, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәлнең тирә-ягы һәм паркны җыештырып, тәртипкә китерү дә мөһим эшләрнең берсе, дип саныйбыз. Авылыбызның этнографик музеендагы экспонатларны тулыландыру да тукталмаячак. Яңа Усының тарихын ачыклау өчен, Уфадагы һәм, шулай ук, Россия дәүләт архивлары материалларын өйрәнүне дәвам итәрбез. Җәй көне тал чыбыгыннан читән үрергә өйрәнү буенча мастер-класс оештырырга ниятлибез. Авылыбызның актив кешеләре белән берлектә, һәр урамның үз бәйрәме үткәреләчәк. 

Планнар зурдан, ил-көннәр имин, дөньялар тыныч, барыбыз да исән-сау сәламәт булыйк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев