Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Алексей Шабалин: “Кремльдәге очрашуда Шәймиевкә керәшенчә язылган Евангелие бүләк иттем”

Алексей Никитич – узган гасырның туксанынчы елларында керәшен хәрәкәтендәге актив яшьләрнең берсе, Татарстан керәшеннәре милли үзәгенең иң беренче җитәкчесе, республиканың беренче Президенты белән очрашып, керәшеннәр проблемасын хәл итү юллары турында ачыктан-ачык сөйләшкән танылган карендәшебез

Җиде балалы гаиләдә алтынчы булып туган Алексей бәләкәйдән үк, туганлыкның, бердәмлекнең зур көч икәнен күреп үсә. Җиде класс белемгә ия әтисе заманы өчен укымышлы кеше санала, колхоз председателе булып эшли. Дүрт класс бетергән әнисе Анна гомере буе колхозда сыер сава. Әнисе – Иске Гришкиннан, әтисе ун чакрым ераклыктагы Гаранькинодан, икесе дә керәшеннәр. Шуңа күрә дә күрше авыллардан туганнары бәйрәмнәрдә дә, башка вакытта да еш килә.
Атларда, гармуннар уйнап килгән кунаклар өйдә, табында җырлашып утыралар. Бәләкәй Алексей җитез атларга да, гармунга да сокланып карап тора. Малайның күңеле боларны үзендә сеңдереп, гомерләр узгач, иң кирәк чакта хәтерендә кабат яңартачак әле...

1978 елда мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренә барып, шин заводы өчен белгечләр әзерли торган училищега укырга кереп, контроль-үлчәгеч приборлар һәм автоматика буенча слесарь һөнәрен үзләштерә. Бер ел эшләгәч, Себергә чыгып китә. Стрежевой шәһәрендә эшләгәндә армиягә алынып, сроклы хәрби хезмәтне тутыргач, Чаллыга кайта. Анда ул үз белгечлеге буенча эшли, берьюлы, читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Аны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, умартачы белгечлеге алып чыга. Гаилә коргач, 1986 елда әнисенең туган авылы Иске Гришкинга кайталар. Совхоз яшь белгечкә йорт бирә. Шулай итеп, гаилә тормышларының авыл чоры башлана. Әмма ил системасындагы үзгәрешләр яшьләрне кабат Чаллыга китерә. Биредә үзенең бертуганы белән пекарня ачалар. Бер елдан квартир сатып алып, гаиләсен дә үз янына, Чаллыга күчерә. Ул елларда Шабалиннар пекарнясы – Чаллыда иң беренче шәхси пекарня булып, анда пешерелгән икмәкне халык яратып ала.

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче бу керәшен егетләре янына көннәрдән бер көнне Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Николай Ипеев килә. Аның белән сөйләшкәннән соң, Алексей Шабалин керәшеннәр өчен оештырыла торган кичәләргә ярдәм итүгә тартыла. Үзе дә кичәләргә, концертларга йөри башлый. Җанында кан хәтере аша күчкән керәшен горурлыгы уянганын сизми дә кала ул. Керәшен культурасын халыкка кайтару максаты белән янучылар сафына баскан яшь егет шәһәр керәшен оешмасының активисты була. Аны оешма җитәкчесенең урынбасары итеп сайлыйлар. Аерым кешеләрнең финанс ярдәме белән чыгып килгән “Керәшен сүзе” газетасын алга таба да яшәтүдә, керәшен культурасын үстерүдә терәк табу өмете белән, дәүләт структураларына чыгалар.

1997 елның маенда республика керәшен оешмасы төзүгә ирешәләр. Инициаторларның берсе Алексей була. 36 яшьлек керәшен егетен Татарстан керәшеннәренең милли Мәдәни үзәге председателе итеп сайлыйлар. “Милли хәрәкәт – яңа нәрсә. Аңа мине беркем дә өйрәтмәде. Аңлаешсыз әйберләр дә бар иде. Җаваплылыгы зур, ә тәҗрибә аз булса да, бу эшкә алынырга үземдә кыюлык таптым. Шактый уңышлы эшләдек. Янәшәдә тәҗрибәле иптәшләр булмаса да, теләктәшләр, ышанычлы керәшеннәр җитәрлек иде, – дип сөйли Алексей Шабалин.

– Командага, беренче чиратта, Людмила Белоусова, Ананий Малов, Николай Колчерин, Николай Антонов, Аркадий Козлов кушылды. Колчерин, Белоусова һәм үземнән торган безнең “өчлек” бик актив эшләде... 1999 елда без төбәкара союз төзедек. Ул союз Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядәге керәшен үзәкләрен берләштерде. Аның президенты итеп, мине сайладылар. Безнең бу союз Чиләбе өлкәсендәге нагайбәкләр белән элемтә урнаштырып, шактый эшләр башкардык”.

Ул елларда Чаллы паркындагы Питраулар, шәһәр үзәгенең С.Садыйкова исемендәге концертлар залында оештырылган Нардуганнар тирә-як районнардагы халыкны үзенә җыя, вакытны онытып, бәйрәм итә идек. Бәйрәмнәр генә түгел, конференцияләр һәм андый эшлекле сөйләшүләрдә уртак фикергә килгәнче кызып-кызып бәхәсләшүләр әле дә истә...

“2002 елгы җанисәп якынлашты. Җанисәпкә кадәр без Кремльдә Президент Шәймиев белән очраштык. Мин делегация җитәкчесе идем. Шәймиевкә керәшенчә язылган Евангелие бүләк иттем, – дип хатирәләре белән уртаклашуны дәвам иттерде Алексей. – Бу очрашуга ныклап әзерләндек. Керәшеннәргә кагылышлы
проблемаларны күтәрдек... Хәтерем ялгышмаса, анда уналты пункт бар иде. Шулардан, керәшеннәр өчен дәүләт исәбенә газета чыгару, милли фольклор ансамбле оештыру, тарих институтында керәшеннәрне өйрәнү буенча аерым бүлек булдыру. Шул очрашу еллар дәвамында республика керәшен иҗтимагый оешмасы ярдәме белән башкарылачак зур эшләргә нигез салды. Керәшен хәрәкәтендәгеләр тырышлыгы белән, ул пунктларның барысы да диярлек тормышка ашырылды”.

2004 елда Алексей Шабалин үзенең туган ягына, Удмуртиянең Грахов районына күченә. Шабалиннар шәһәрдәге керәшен оешмасы тирә-як районнардагы халык өчен туганлык үзәге, берләштергеч көч булган Чаллыдагы квартирларын саталар. Грахов районындагы Заречный авылында йорт алалар.

Алексей үзенең туган ягында да озак еллар дәвамында җәмәгать эшендә катнаша. Грахов районы керәшен автономиясенең  председателе булып тора, хәзер дә
активистларның берсе булып кала бирә.

“Казаклар – дәүләтнең, православиенең төп терәге. Элек тә шулай иде һәм киләчәктә дә шулай булачак”, – дип исәпләүче Алексей Никитич – Россия казаклар союзы члены, Россия керәшен өлкәннәр советы председателе.

Хәзерге вакытта ул үзенең яраткан шөгыле булган умартачылык белән беррәттән, элекке колхоз урынында оештырылган “Меркурий” җәмгыятендә җитәкче урынбасары булып та эшли. Балалары да үз яннарында, шулай ук, Алексейның олы дәдәсе Иван да аларда яши.

Күптән түгел үзенең алтмыш яшьлек юбилеен уздырган Алексей Шабалин балалары һәм оныкларының үз асылын белүче, халыкның йолаларын, гадәтләрен ихтирам итүче чын керәшеннәр булуы белән горурланып, хатыны Елена һәм туганнары өчен ныклы терәк булып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев