Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Татарстанда күп бала үстерүче гаиләләр арта

Соңгы ун елда республикада күп балалы гаиләләрнең күбәюе күзәтелә.

Татарстанда күп балалы гаиләләр ун ел эчендә 70 процентка арткан. Тиешле социаль ярдәм күрсәтелүе сәбәпле, өченче (һәм дүртенче, бишенче...) бала алып кайтучы гаиләләр, елның-елында, 1-2 процентка арта бара. Бу хакта республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 12 январьдә булган еллык утырышында әйтелгән.

Татарстанда 6 федераль һәм 55 республика программасын үз эченә алган социаль яклау чаралары тормышка ашырыла. Министр Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, 2022 елда социаль ярдәм исәбеннән, 27 мең 563 кешенең кереме минималь яшәү күләменнән, ягъни 11 мең 832 сумнан артып китә алган. Социаль ярдәм күрсәтүгә, бу министрлык линиясе аша гына да 15,9 миллиард сум акча тотылган.

Фото: Depositphotos.com / Vitalinka

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев