Татарстанда 17 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә, ул 10 майга кадәр гамәлдә булачак.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Татарстанда чүп-чар һәм корыган үлән яндыру тыела. 116 торак пунктта шулай ук шашлык кыздырырга һәм учак ягарга рөхсәт ителми», - дип искәртте Максим Трущин.
Нет комментариев