Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

КАЗАНДА ӘЙБӘТМЕ, ЧАЛЛЫДАМЫ?

Бәхетемә каршы, миңа де-кабрьнең 15нче числосында Казанда "Туганайлар" гәҗитенең 10 еллык бәйрәмендә катнашырга туры килде. Чаллыда чыгып килүче газетаның бәйрәмен нигә Казанда үткәрәләр икән, укучылары Чаллы төбәгендә күбрәк бит, югыйсә, дип аптыраган идем.

Бәйрәмгә баргач, нәкъ менә шулай кирәк булуына ышанып кайттым. Беренчедән, редакция хезмәткәрләрен котларга Татарстан Президенты аппаратыннан, Дәүләт Советыннан, "Татмедиа" җитәкчелегеннән, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасыннан, Дәүләт Советының Милли мәсьәләләр комитетыннан, Татарстан халыклары Ассамблеясеннән зур-зур кунаклар килгән. Бу - газетаны югары күтәрү, журналистларның хезмәтләрен олылауны аңлата. Буш кул белән килмәгәннәр, журналистларга, хезмәткәрләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да алып килгәннәр. Алар өчен чын күңелдән сөенеп утырдым. Икенчедән, "Туганайлар"ны юбилейлары белән котлап, җылы сүзләрен әйтергә дип, керәшен җыр сәнгатенең атаклы кешеләре: Татарстан Республикасының халык артистлары Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Лидия Әхмәтова, атказанган артист-ка, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчысы Зоя Борисовалар килде. Керәшен көенең бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып, җиренә җиткереп, матур җырларын бүләк иттеләр. "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле, Казаннан "Заречье", "Мишә буйлары" төркемнәре, Чаллыдан "Карендәшләр" халык фольклор ансамбле башкарган җырулар бәйрәмнең матур бизәкләре, тәмле күчтәнәчләре булды.

Юбилей кичәсенә Татарстан Республикасының халык язучысы Гәрәй Рәхим, үзебезчә әйтсәк, Гөргөри дә килгән иде. Ул "Туганайлар"га багышлап язылган, яңа табадан гына төшкән шигырен укыды. Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрь Никифор Тукмачев бәйрәмгә җыелган халыкка "Безме?" дигән шигырен бүләк итте. Ул шигырьдәге сүзләр залда утырган һәр кешенең йөрәгенә барып иреште. Шигырь тәмамлангач, Галина Казанцева, утырган җиреннән торып, Никифор Тукмачевның аркасыннан кагып, рәхмәт сүзләрен әйтеп килде. Гомумән, Никифор Тукмачевның бу бәйрәмгә килүе аны моңа кадәр якыннан белмәгәннәр өчен зур ачыш булды. Тальян гармунын тартып, үзенең сүзләренә язылган җырларны да башкарды ул.

"Туганайлар" адресына җылы сүзләр әйтеп, сәхнәдән котлаучылар күп булды бәйрәмдә. Казан керәшен җәмгыяте, керәшен хәрәкәте ветераннары оешмасы, керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәге, "Бәрмәнчек" коллективы, Түбән Камадан, Чаллы шәһәреннән, Мамадыштан килгән кунаклар газета хезмәткәрләре исеменә тәбрикләү сүзләре җиткерделәр.

Бу көннәрне дә күрәселәребез булган икән, дип, чын йөрәктән куа-нып утырдым мин. Үзебезнекеләр өчен сөенүдән, горурланудан кү-ңелләрем нечкәрде. Юбилейга чакырылган кунакларның шактые килә алмаганлык кына бәйрәмгә китеклек кертте, тик кәефне төшерә алмады. "Туганайлар" юбилее газета юбилее булып кына түгел, керәшен җәмәгатьчелегенең уртак бәйрәме булып, тарихка уелып калыр. Үз чиратымда, мине, актив хәбәрче буларак, юбилей кичәсенә чакырган "Туганайлар" газетасы коллективына олы рәхмәтләремне җиткерәм. Якынлашып килгән 2013 - Яңа ел белән котлап, алга таба тормышларында исәнлек, иҗади уңышлар, семья бәхете теләп калам.

Маргарита МИРОНОВА,

Зәй районы,

Югары Баграж авылы

Безме

Безме,

Мактанып, масаеп

Баш чөеп йөрүчеләр.

Безме, башкага сыенып

Харам көн күрүчеләр.

Безме,

Кәлҗемәләр ашап,

Чабаталар үрмәгән.

Безме, тере килеш, янган

Тәмугларга кермәгән.

Безме,

Динен сатучы, дип,

Хур итеп изелмәгән.

Безме, алаша урнына

Тәртәгә җигелмәгән.

Безме, әҗәткә тел алып,

Иманнан качучылар.

Безме, явыз Иванга хан

Капкасын ачучылар.

Безме, җаннар өшегәндә,

Ходайга сыенмаган.

Безме, бу кыен заманда

Кайгыда коенмаган.

Безме,

Гасырлар буена

Һәрьяклап буылмаган.

Безме, андый халык юк, дип,

Тарихтан куылмаган.

Тарих укып җәфаланма,

Безне килсә беләсең.

Замандашым, булып кара

Тик бер көнгә керәшен.

Никифор ТУКМАЧЕВ

Туганкайлар

Чаллыдан чыккан яктылык -

"Туганайлар" бит үзе.

Аның нигез ташларында

Батыр "Керәшен сүзе".

10 яшьлек бер сабый гына,

Акылы бетмәс мәңге.

"Туганайлар" гәҗитенә

Озын гомер бир, Тәңре.

Керәшеннәр, барыбыз да

Шушы гәҗитне алыйк.

"Туганайлар" тирәсендә

Туганнар булып калыйк.

Гәҗитебезне яктырта

Кояшлар, тулган айлар.

Без бит һаман карендәшләр -

Үзара туганкайлар.

Гәҗитебез менә дигән,

Исеме - "Туганайлар"!

Григорий Родионов,

(Гәрәй Рәхим)

Татарстанның халык язучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар Керәшеннәр шигърият