Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Җиде яшькә кадәрге балаларыгыз булса

Аз тәэмин ителгән гаиләләрне өстәмә ярдәм көтә.

Россия хөкүмәтенең шушы елның 12 декабрендәге  3807-р күрсәтмәсе нигезендә, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәр балага – 3 яшьтән башлап 7 яше тулганчы – ай саен пособие түләү өчен, өстәмә рәвештә, барлыгы  3,3 миллиард сум акча биреләчәк. Хөкүмәт председателе Михаил Мишустин шул хактагы күрсәтмәгә кул куйган.

Өстәмә финанслау – илнең барлык төбәкләрендә әлеге төр пособие алучылар санына бәйле. Ул акча хөкүмәтнең резерв фондыннан алыначак.

Билгеле булганча, 3-7 яшьләрдәге балаларга айлык пособие Россия Президенты Владимир Путин указы белән, 2020 елдан бирелә башлаган иде. Гаилә хәленнән чыгып, бу яшьләрдәге балаларга түләнә торган айлык пособие күләме теге яки бу региондагы  яшәү минимумының 50, 75 һәм 100 процентын тәшкил итә, уртача алганда, ул – 6 мең сумнан башлап 13 мең 500 сумга кадәр.

Бу пособиене рәсмиләштерү өчен, “госуслуги” порталы аша электрон гариза  бирергә, шулай ук, күп функцияле үзәккә (МФЦ) яки социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә була.

Фото:promdevelop.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев