Туганайлар

Татарстан

16+
Литературные произведения

Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек

Әлеге әсәр — Луиза Янсуарның беренче күләмле романы. Сезне романнан өзекләр белән таныштырабыз.

Туым* 

Янсуарга әби мине ике яшем тулып узгач алып кайткан. Ул чакта мин, салкын тидереп, бик озак һәм каты авырганмын. Җитмәсә, больницада инфекция йоктырганмын, тагын да авырайганмын. «Хәле критический», — дип куркытканнар әнине. Әби килеп, әни белән безнең икебезне дә, врачларның ай-ваена карамыйча, өйгә алып чыккан. «Болай да — недоношенный, кило җиде йөз булып туган бала, җә үтерерсез, под свою личную ответственность, не обсуждается», — дигән. 

Әтине, Казаннан педагогия институтын яңа гына тәмамлап кайткан математикны, Кәвәлгә укытырга чакырып алган булганнар. Мәктәп директоры итеп куйганнар. Әни ул кайтканда Янсуарда башлангыч классларны укыткан. 

Чынлыкта, әтинең авылга әйләнеп кайтуы да әни өчен булган — аларның биш ел буена бер-берләренә язышкан 800дән артык хаты бар. Әтинең хатлары — егермешәр битле. 

Минем туу турындагы таныклыгымда, Янсуар әби теле белән әйтсәк, метрикамда «Кәвәлдә туган» дип язылган. Әмма мин, ни гаҗәп, Кәвәлне бөтенләй диярлек хәтерләмим. Бик вак һәм тонык фрагментлар гына: әти белән әни фатирада торган ялгыз карчык — Начта әби, Кәвәлнең чокыр кебек урамнары, авыл читенә илтә торган озын юл, урман посадкасы, күршеләрнең өйләрендә яшәгән дәү ташбака... Иң җете күз алдымда торган сурәт — әнә шул идән буйлап үрмәләп йөргән ташбака да инде. 

Янсуарга килеп тора башлаганымны да мин әйбәт хәтерләмим. Әллә нинди кызыл томан аша. Баштарак әти белән әнине бик сагынганымны, алардан башка узган һәр секундның ничек авырттырып озак узуын гына хәтерлим. Аннан анысын да янә кызыл томан күмеп китә. Аларның һәр көнне яки көн аралаш, дәресләрдән соң, җиде километрны монда җәяүләп йөрүен ул чакта мин әле белмим. 

Томан тарала башлаганда, әби минем аркама һәм табаннарыма бик каты яндыра торган горчичниклар куя, пешкән бәрәңгене изеп, ситсы яулыкка төреп, муеныма урап, әллә ничә юрган белән томалап яткыра. Үләннәр салып кайнаткан зур кәстрүлгә башымны идереп, өстән одеял ябып, парын суларга утырта. Әллә нинди укшыта торган төнәтмәләр эчерә дә, калак белән артыннан бал каптырып, караватка сузып сала, як-ягыма мендәрләр өеп чыга. 

Төннәрен әбинең чабылдыклы караватында без бергә йоклыйбыз. Берничә сәгать саен ул, мине уятып, төнәтмәләр эчерә дә, «инде пич кебек жар бәреп тормый, бераз суынасың, бала», дип, кабат төреп яткыра. Әмма мин аның сүзләрен сәер дә, ялыктыргыч та гөжелдәү аша гына ишетәм. 

Шулай төннәрнең берсендә, уянып китәм дә, чабылдык артында зу-у-у-у-ур шәүләләр күрәм. Котым алынып куркып ятам-ятам да, әбинең кочагыннан шуып чыгып, үрелеп, чыбылдыкны бераз ача төшәм. Ә анда... миңа әти белән әни бүләк итеп алып килгән кызыл тышлы «Русские народные сказки» китабындагы кызыл сарафанлы кызлар, кисеп алгандай яссы фигураларын хәрәкәтләндереп, зур гигант булып әверелеп, әйлән-бәйлән әйләнә. Тәрәзәдән төшкән ай яктысы челтәр пәрдәләрдән саркылып керә дә йөзләренә төшә. Ә йөзләре — юк, аның урынында ап-ак бушлык кына. 

Бу биюне мин әсәренеп озак күзәтәм. Караваттан шуып төшеп аларга кушыласым килә. Кыбырсып төшмәк булам. Минем кыбырсудан әби уянып, аһ итә дә, юрганга төреп ала:

— И, бала, температураңны кырыктан көч-хәл белән бераз төшердек... Харап буласың бит... Тагын подтопкага әйләнгәнсең... Ничек соң җоклап киткәнмен?!

Мин аңа кызыл сарафанлы фигураларны күрсәтмәкче булам, аларның биюләрен. Төртәм дә төртәм, ә ул карамый да. 
— Әби, алар китаптан төшкәнме? Ничек төшкәннәр? Кем аларны кисеп алган? Актарып карарга кирәк... Актарып карарга кирәк... — дип өзлексез кабатлыйм. 
Уянып бабай да чыга. 
— Тагын саташа бала... — дигән тонык тавышын ишетәм. 
— Анасы белән атасына нәрсә әйтермен... — дип, өстемә үк иелә әби. — Үз җаваплылыгыма ышандырып алып кайттым бит... 
Өстемдәге фланель ночнушканы салдырып, тәнемне камфорный спирт белән уалар. Тончыктыргыч ис мине дә укшыта, бөтен өйгә дә тарала. Ике якта да утларны кабызып, тыз-быз киләләр. Бабай ашыгып киенә. Мин, аларның ник болай хафаланганын аңлый алмыйча, тәкрарлавымны дәвам итәм: 
— Алар кызыл китаптан төшкәнме? Кем кисеп алган? Актарып карарга кирәк... 
Кулларымны сузам, әмма алар камыр кебек сузыла да, әби белән бабай, кечерәеп, миннән әллә кая китеп ерагая. Гәүдәм мине тыңламый. Кызыл томан куерганнан-куера. 
— Тизрәк Марияны уятып алып кил, капкаларын ачса гына җарар ие, ачмаса, тәрәзләрен шакы, дөмбәслә генә, Әләксей... Тагын кырыктан узып бара... 

Мария түти — без бала чакта Янсуарда фельдшер булып эшләгән түти. Ул безнең кар белән боз ашаганыбызны да, авызыбызга кирәкмәгән үләннәр капканыбызны да өйләренең түбәсендәге флюгер күрсәтеп тора, дип ышандыра иде. 
Әбинең борчулы тавышы кызыл томан эчендә эреп югала. Мин, тыңламый башлаган иреннәрем белән пышылдап өлгерәм:
— Актарып карарга кирәк... 

Авырудан соң җиңеләеп калып уянганымны яхшы хәтерлим мин. Чалт аяз кышкы көн иде ул. Искитмәле матур карлы бизәкләр төшкән тәрәзәләрдән көмеш очкын булып биеп узып, ап-ак кояш карый. Әби, чыбылдыкны ярым ачып, ефәк пута белән буып куйган. Алдагы өйнең куе сары төстәге буялган идәненә көлтә-көлтә кояш нуры төшә. 

Иң беренче тойган тойгым: өстемдәге юрганның авырлыгы. Аны ачар өчен, кулымны шудырып чыгарам да, танымый торам. Бу бит минем кулым түгел... 

Арттагы өйгә илтә торган ишекне шулай ук ачык калдырганнар. Күрәсең, минем тавышым-тыным чыкса, ишетелсен, диептер. Анда савыт-саба зеңгелдәгән аваз, сөйләшүләр, көлешүләр ишетелә. Бәлеш исе аңкый. Ул истән минем кинәт кенә бөтен рецепторларым уянып, башым әйләнеп китә. Инде күптән ашамаган булуым искә килеп төшә. Авызыма сулар тула. 

Юрганны көчкә ачам да аякларымны идәнгә шудырам. Алар да сәер. Гүя минеке түгел. Идәнгә тәрәзәдән төшкән нур көлтәсе сузылган урынга китереп басам, нурның җылысын тоям. 

Кызыл томан бүтән юк. Дөнья ап-ак. Торып басам да хәлсезлектән чайкалып китәм. Ул арада тавышлар якыная, мин аларны таный башлыйм. 

— Кызым! Кай арада тордың?! Ун минут элек кенә кереп караганда, җоклый идең... — Әнием мине һушны ала торган исләр аңкып торган җылы, тәмле кочагына күтәреп ала. Ул мин ярата торган көрән төстәге, кызыл һәм зәңгәр чәчәкләр төшкән, муенында эре төймәгә төймәләнеп куя торган кримплен күлмәген кигән, биленә әбинең сары алъяпкычын буган. Мин ул сеңдергән исләр арасыннан, ниһаять, аның үз исен табып алам да, бөтен үпкәмә тулырлык итеп тәмләп исним. — Каяле, сине яткырыйк... 

— Бәлеш ашарга торам,— дип пышылдыйм мин, күптән әйтелмәгәнгә бераз сәеррәк яңгыраган хәрефләрне бер җөмләгә җыеп. 

Ул арада алдагы өйгә, шулай ук, мин яраткан кызгылт-сары күлмәген киеп, айбагыр чәчәкләре төшкән алъяпкычын һәм яулыгын япкан, муенына эре мәрҗәнен таккан әби йөгереп керә. Аның артыннан — әти, Янсуар бабай, Анный җырак түти белән Сандра җырак түти, Ак түти, Кибәч әби... Барысы да шундый матур киенгәннәр, йөзләре алсуланып киткән, үзләреннән пешкән ризык белән пич исләре аңкый. 

Миңа әни белән әти сатып алып килгән яңа матур фланель күлмәкне кидерәләр. Ул куе сары төстә, аңа кызыл кишер тоткан зәңгәр куян балалары төшерелгән. Әни түгәрәк якалары белән җиңнәрен җемелдәп торган зәңгәр тесьма белән бизәп чыккан. Аякларымны да эче мехлы, тышы күн, чигүле өр-яңа зәңгәр чүәкләргә шудыралар. 

Миңа бөтенләй рәхәт булып китә. Әни, мине алдына утыртып, тузгып беткән чәчләремне һәйбәтләп тарый да, яраткан кызыл бантикларымны кушып үрә. 

— Син авырган арада Иисус та туып куйды, кызым, Туым җитте. Балакайлар славут җыруларын җырлап җөреп чыкты инде... — ди Кибәч әбием, берөзлексез минем кулларымны, аякларымны җылы, рәхәт куллары белән сыпырып. Аннары, кинәт күңеле тулып, әйтеп куя. — И, җабыгып та киткән соң, нарасый... Бу Туымны күз текәп көтеп алдык бит, ярабби... 

Урамнан толыбына ияртеп ап-ак пар болыты алып кергән, ишек аша үрелеп баккан Кибәч бабай, әбигә карап, мөгрәп куя:

— Баланың үз алдында, пошаманга калдырып, сөйләнеп утырма сана инде... 
Пар бөркеп торган озын көрән толыплы, кар сарган колакчынлы бүрекле Кибәч бабай, әйтерсең, Кыш бабай. Юк, Изге Микулайның үзе!
Изге Микулай, ягъни Николай Чудотворец — православ динендәге иң хөрмәтле изгеләрнең берсе, аны «изгеләрнең изгесе» дип атыйлар. Ул — кешеләрне яклаучы, игенче һәм терлекчеләрнең булышчысы, сәяхәтчеләрнең, диңгезчеләрнең коткаручысы. Чын күңелдән ышанып ярдәм сораучыга тиз арада булышлык күрсәтә. 

Мин аларның барысын да берьюлы күрүемнән эчем тулы оп-олы бәхет һәм рәхәтлек кичерәм. Бу бәхет белән рәхәтлек ничек сыя икән анда, дип уйлап утырам. Аларга да моны әйтәсем килә, әмма сүзләр таба алмыйм. Аннан бәлеш исе тагын да көчәя төшә, аңа Анный җырак түтинең балан бөккәне исе килеп кушыла. Минем эчем барысына да ишетелерлек итеп каты гына «кикрикүк итеп» куя. Дәррәү көлеп җибәрәләр. Ахрысы, эчем бушап калган да, шуңа анда бәхет тулырга урын иркенәйгән, дип фаразлыйм мин. 

— Кызымны ашарга алып чыгарга кирәк, бетмәс сезнең — дип, тәти итеп үрелгән чәчләремнән сыйпый-сыйпый күтәреп ала Янсуар бабай. 
Барыбыз бергә җыелышып, арттагы өйгә, өстәл янына чыгабыз. Миңа бәлешнең иң шулпалы, иң тәмле өлешен салалар да, башта бал кашыгыннан каптыралар. Мин моңа бик нык карышам. Кулыма үзем олы кашык тотып каерып ашар өчен көрәшәм. 

— Болай булгач, була... — дип мөгрәп куя Кибәч бабай, елмаеп. Аннан әле урам суыгын һәм ат исен саклаган көрәк кадәр кулы белән аркамнан сыйпый. 

Миңа яраткан алтынсу-кызыл каймалы агач кашыгымны тоттыралар.  Теге бәхет, ашагач, минем эчемә сыймый башлый, ташып, саркылып чыга да өйне тутырып очып йөрергә тотына. Шул чакта минем исемә кызыл фигуралар килеп төшә. Аркама салкын йөгерә. 
— Теге кызыл китапны табарга кирәк... 

Янсуар әбием сагаеп кала. Кашыгын куеп, торып ук баса: 
— Авырганда да саташып бетте шул китап дип, хәерле булсын,— ди дә, китапны алырга дип, алдагы өйгә кереп китә. 
— Без сиңа яңа матур китаплар алып килдек, — ди әтием, һәм аларны алдыма китереп өя. Анда — «Яшел докторлар» дигән буягыч-китап, шуны буяр өчен 32 төсле карандашлар коробкасы. «Мальчиш-Кибальчиш», «Чук и Гек», татарча Андерсен, Фәнис Яруллин әкиятләре. Һәм тагын... зур сарайлары калкып китеп ачыла торганы, бигрәк тә матуры — «Сказки. Братья Гримм» дигәне. Анысы — иң шомлысы да, иң кызыктыргычы да. 

Әмма мин әби алып чыгарга кереп киткән «Русские народные сказки» китабын көтәм. Аны сак кына теге кызыл сарафанлы биюче кызлар төшерелгән битендә ачам. Ни күзем белән күрим, кызларның барысы да — үз урынында. Йөзләре дә бар. 

Җиңел сулап куям. Өйне тутырып очып йөргән теге бәхет, кайтып төшә дә, кабат күзәнәкләремә кадәр сеңеп бетә. 
— Ярый әле, мин сездә туганмын, — дим мин, барысына да карап. 

Өстәл артындагылар кинәт, кашыкларын каба торган җирдән капмый, бер мизгелгә сүзсез кала. Миңа текәлә. Беләм, аннары алар бу сүзләрне үзара кат-кат искә алып сөйләшәчәк, мәгънәләр эзләячәк. Әмма миңа барыбер! Мин, ниһаять, теге сүзләрне дә хәрефләрдән җыеп, әйтер хәлгә киләм:

— Мин шундый бәхетле. 
Бөтенесе арасыннан, иң беренче булып, Кибәч әби телгә килә дә, аркамнан сөеп куя: 
— Бәлешең суына, балам... Җаңа туган Бәләкәч Иисусны олылап, җәле, кабып ашап җибәр, әйдә! 
Һәм мин, барысы белән бергә, бер өстәл артында утырып, үз агач кашыгым белән каерып алып, Янсуар әбиемнең җир йөзендәге иң тәмле бәлешен ашыйм.

* Туым (Раштуа, Сәүмәт, Авыз ачу көне) — Алла улы Иисус Христосның Изге Кыздан яшь бала булып, адәм рәвешен алып, фани дөньяга килгән көне. Туым бәйрәменә кадәр керәшеннәр 40 көн ураза тота, чистарына. Авыл балалары Иисус Христосның Туган көненә багышланган славут җыруларын өй саен җырлап йөри. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев