Клара Булатова: «Гомер үтте читтә, еракларда...»
Литературные произведения

Клара Булатова: «Гомер үтте читтә, еракларда...»

Шигъри җанлы Клара Булатованың иҗат җимешләре.

* * *

Мин авылдан чыгып киткән җәйдә
(Шул чакларны йөрим гел уйлап)
Калган идең тауда – Сәвәләйдә
Бер ялгызың миңа кул болгап.

Гомер үтте читтә, еракларда, –
Шулай язган тәкъдир, күрәсең.
Син кайларда хәзер?
                     Кайчакларда
Төшләремә тауда керәсең.

Берәр җәйдә шул Сәвәләй-Тауга
Кайтып төшсәм үзем – илгизәр,
әмма инде син булмассың анда,
Кем сәламләп миңа кул изәр?
Кем сәламләп миңа кул изәр?

 

Бездә шулай

Бездә шулай:
               Элек-электән
Кайсы йортка кайдан кем кайтса да
Бөтен  авыл җыелып күрешкән.
Бәйрәмнәрдә:
               Кунак булганда
Өйдән-өйгә, аштан-ашка йөреп,
Бөтен авыл бергә куана.
Туй төшкәндә:
                 Килен килгәндә,
Бөтен авыл бергә әзерләшә,
Читтә калмый анда берәү дә.
Куанычны –
               Бергә бүлешәләр.
Кайгыны да бергә юалар.
Безнең якта шундый йолалар.

"Сөембикә"


Нет комментариев