Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Кайчан «Нагайбак чибәре» конкурсы булачак?

Быел «Керәшен чибәре» конкурсының җиңүчесе булып нагайбак кызы Юлия Савельева калды. Моңа кадәр Чиләбе өлкәсеннән килгән кызларның, безнең Питрауда үтә торган «Кряшен чибяре» конкурсында катнашып, беренче өчлеккә дә кергәне юк иде, чөнки аларда туган телдә сөйләшүче яшьләр юк диярлек. Конкурс алдыннан гына берәр кызны үгетләп, күндереп, бөтен көчләрен куеп әзерлиләр,...

Быел "Керәшен чибәре" конкурсының җиңүчесе булып нагайбак кызы Юлия Савельева калды. Моңа кадәр Чиләбе өлкәсеннән килгән кызларның, безнең Питрауда үтә торган "Кряшен чибяре" конкурсында катнашып, беренче өчлеккә дә кергәне юк иде, чөнки аларда туган телдә сөйләшүче яшьләр юк диярлек. Конкурс алдыннан гына берәр кызны үгетләп, күндереп, бөтен көчләрен куеп әзерлиләр, ләкин ике-өч атна эчендә генә туган телне һәм культура узенчәлекләрен өйрәнеп булмый шул.

Минемчә, Чиләбе өлкәсендә яшәгән нагайбакларга үзләренең "Нагайбак чибяре" конкурсын уздырырга кирәк. Ел дәверендә татар теле, керәшен-нагайбак культурасы буенча дәресләр үткәреп, берничә сайлап алу турыннан үткән, "Нагайбак чибяре" титулын алган кызны конкурска Татарстанга җибәрергә. Шул чакта аларның да беренчелекне алырга шанслары артыр иде.

Шунысы аяныч, безнең нагайбак кызлары Бөтендөнья татар конгрессының Чилябе бүлекчеге уздыра торган "Татар кызы" конкурсында катнаша икән. 2012 елда Нагайбак районы кызлары Анастасия Савельева белән Юлия Досманова катнашса, быел Чибәркүл районы кызы Юлия Юртеева барган. Бу кызларның берсе генә - Анастасия Савельева (быелгы "Керәшен чибяре"нең тутасы) - шул конкурста нагайбак культурасын күрсәткән иде. Ләкин финалга аның авылдашы, үзен татар итеп күрсәткән Юлия Досманова чыкты.

Быелгы катнашучы Чибәркүл кызы да, татар милли киемнәрен-калфакларын киеп, татар кызы образында йөри. Шулай итеп кенә беренчелеккә чыга алыр микән. Миңа калса, бөтенроссия статусында уздырыла торган бу конкурста оялмыйча үзеңнең уникаль культураңны күрсәтү, шуның белән жюри мәхәббәтен яулау - үзе бер батырлык, горурлык булыр иде. Үзеңнең тамырларыңны, гореф-гадәтләреңне, җыруларыңны өйрәнеп килеп, аны дөньяга чыгару өчен бу конкурс менә дигән мөмкинлек бит! Әлбәттә, мин Юлиягә бу конкурста уңышлар гына телим, ләкин киләчәктә үзеңнең керәшенлегеңнән оялмаска, үзебезнең бай культурабыз белән горурланып, аны киң публикага чыгарып, үстереп, киләчәк буыннарга җиткерә алырлык итеп өйрәнеп яшәргә киңәш итәр идем.

Ирина Муллина, Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев