ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова: «Безнең кулдан кеше язмышы үтә»
Анна Куприянова Минзәлә районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә 15 ел җитәкчелек итә Хәзерге көндә гаиләнең асылы? Яшьләрнең гаилә коруга мөнәсәбәте? Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) органнары хезмәткәрләре эшенең нечкәлекләре? Бу һәм башка сораулар белән Анна Куприяновага мөрәҗәгать иттем.
— Анна Петровна, үзегез, гаиләгез белән таныштырып китегез әле.
— Чыгышым белән Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан. Мария Ивановна һәм Пётр Васильевич Степановлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Апам Зоя һәм абыем Гена бар. Гади семьяда туып-үссәм дә, заманына күрә, ашыйсы килгәнне ашадык, киясе килгәнне кидек. Үз гаиләмә килгәндә, ирем Георгий Федоровичны район күләмендә генә түгел, Татарстанда да күп кеше белә. Кызларыбызның. икесе дә мәктәпне — алтын медальгә, Мәскәү институтларын кызыл дипломга тәмамлап, үз гаиләләре белән матур тормыш итеп яталар, Аллага шөкер.
— ЗАГС бүлегенә ничек килеп кердегез?
— Ничек килеп кергәнеме хәтерләмим дә инде (көлә). 2010 елдан бирле ЗАГС бүлеге мөдире булып эшлим. ЗАГС дип әйтүгә, һәр кешенең күз алдына үз тормышындагы матур бер мизгел килеп баса. ЗАГСта эшләүче кешене күбесе кияү белән кәләшне рәсми кавыштырып ятучы дип кенә белә. Бу эшкә барып кергәнче үземдә дә шундыйрак уйлар булгандыр. Яңа гаиләне рәсми теркәү — эшнең бәйрәм көне генә. Язылыштырудан кала, бик күп процедура бар — үлемне теркәү, аерылыштыру. Төрле фаҗигале очраклар да, кызганычлары да була. Килгән берсе үзенең моң-зарын сөйли, елый, аларга кушылып үземнең дә елаганнар шактый була. Тискәре негатив белән килгәннәр дә була, төрле сүз, фикер ишетәсең. Хезмәтебезнең иң матур, иң мөһим ягы — бала тууны теркәү. Төп эшебез — юридик документлар бирү, ә бәйрәм ясап яту гына түгел.
— ЗАГС хезмәткәрләре ниләр белән шөгыльләнә?
— ЗАГСта 7 төрле гражданлык акты теркәлә: туу турында, язылышу, аерылышу, баланың атасын билгеләү, баланы тәрбиягә алу (усыновление/удочерение), исем алыштыру, үлемне теркәү. Аннан кала, югалган документларны торгызу, белешмәләр бирү, документларда ялгышлык китсә, аларны төзәтү, чит илдән документларны кайтарту.
— Хәзер яшьләрнең гаиләгә мөнәсәбәте?
— Һәрбер кешенең үз карашы. Аңларга теләмәсә, кеше синең аңлатканыңны, әйткәнеңне ишетми дә. Катгый карар кылганнарның фикерен үзгәртү авыр. Безнең беренче эш — аерылышырга килгән яшьләр белән сөйләшү. Аңлаткач, «уйлашыйк әле» дип китүчеләр дә бар. «Апа, бу — Сезнең эш түгел», дип каршы әйтүчеләр дә күп. Кеше белән эшләү, гомумән, авырлашты. Мин ЗАГС бүлегенә 2010 елда килгән идем, ул вакыт белән чагыштырганда, кеше бик нык үзгәрде. Ничектер, агрессивка әйләнде дип әйтимме... Тормыш артыннан куу, заман тизлеге шулай үзгәртәдер инде.
— Яшьләр арасында иртә гаилә коручылар бармы?
— 18здә өйләнешүчеләр булса да, барыбер, бик ашыгып тормыш кормыйлар. Күбрәк — 25тән узгач, 30га җиткәндә. Статистика буенча да шулай.
— Берничә ел элек туй көне өчен матур дата сайлау модада иде...
— Матур датага туры китереп гаилә кору хәзер дә модада, ләкин нинди генә матур датада язылышсаң да, ул сиңа берничек тә ярдәм итми. Гаиләне саклау һәр кешенең үз акылына, тырышлыгына бәйле. Матур дата — документта калсын өчен генә ул.
— Яңа туган балаларга нинди исемнәрне еш кушалар?
— Модага ияреп, исемнәрне күп кушалар димәс идем, ә менә элекке татар, рус исемнәрен бирәләр. Әллә нинди болгатып ясалган исемнне кушарга теләк белдерүчеләр юк. Гомумән, юстиция министрлыгы таләпләре буенча андыйларны кушарга ярамый да.
— Эшегезгә бәйле берәр кызыклы очракны сөйләгез иде.
— Иң истә калганы — беренче өйләнешүче парны теркәү. Танышымның гаилә коручы кызы үзләрен рәсми теркәвемне сорады. Әле килгән генә вакытым, регистрация ясарга иртә. Бик сорагач, ризалыгымны бирдем. Ләкин танышларымны язылыштырганчы, исәбем — алардан алдагы парны теркәп чиркану алу. Алар мине белми, мин аларны дип уйлыйм. Регистрация вакыты җитеп залга чыксам, язылышучы бу парның килгән кунакларыннан яртысы администрациядән булмасынмы?! Чиркану алуым уйлаганнан да авыррак булды. Шунысын да әйтим: иң беренче язылыштырган шул пар балалар үстереп, үрнәк гаилә булып, бик матур яшәп ята.
— ЗАГС хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— ЗАГСта эшләү өчен билгеле бер белем алырга дигән таләп юк, ләкин без юрист та, финансист та, культура хезмәткәре дә, филолог та, психолог та булырга тиешбез. Ә иң мөһиме — кешелеклелек. Безнең кулдан бит кеше язмышы үтә.
— Гаилә корырга җыенучыларга киңәшегез?
— Гаилә юлына атларга җыенучы кызлар һәм егетләр ашыкмасын, төптән уйлап эш итсеннәр. Ашыгып карар кылу күп вакытта үзен акламый.
— Җавапларыгыз өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев