«Төшебезгә дә кермәде!»: «Казансу»лар Казан һәм Уфа тамашачысы каршында чыгыш ясады
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең “Казансу” керәшен халык фольклор ансамбле Ришат Төхфәтуллинның “Татенфть Арена”да узган шоу-концертында катнашты. 10 меңнән артык тамашачы каршында “Казансу” түтиләре Ришат Төхфәтуллин белән бергәләп җырлады.
«Казансу» ансамбле солистлары Мария Семенова һәм Римма Иванова белән аралаштык.
— Ришат Төхвәтуллин концертына ничек эләктегез? Үзе чакырдымы?
Римма түти: Безнең 12 декабрьдә ансабмльнең концерты булды. Ул концертны күпләр күрде инде. Ришат үз концертына әзерләнә башлагач, безнең җитәкчегә чыгып, кызыксынган. Үзе чакырды. Бик шатланып ризалаштык. Шундый дәрәҗәле артист зур сәхнәгә чакырсын әле!
— Татнефть арена сәхнәсенә чыгу куркыттымы?
Мария түти: Бер тамчы да куыкмадык. Тынычландыра торган даруларның да кирәге булмады (елмая).
— Кайдагы тамашачы җылырак каршы алды? Казанда яки Уфадамы?
Мария түти: Уфада җылырак каршы алдылар. Без сәхнәгә чыгу белән кул чаба башладылар. Чыгышыбыз беткәнче аягүрә басып кул чабып тордылар.
Римма түти: Шаккатылар. Мондый «Бурановские бабушки»лар кайдан килделәр?! Алар керәшеннәрне белмиләр күрәсең. Җырлап чыккач, яшьләр яныбызга килеп, «әйдәгез сезнең белән фотога төшик әле» дип эндәштеләр. Әйбәтләп аңлаттык инде керәшеннәрнең кем икәнен (елмая).
— Ришат үзе нинди кеше соң?
Мария түти: Бик гади кеше икән ул. Чыгыш ясап бетергәч, һәркайсыбыз янына килеп рәхмәт әйтте.
Римма түти: Безне зурлап, хөрмәтләп каршы алды, озатты. Рәхмәт инде аңа.
— Кайсы җырчы белән тагын шулай чыгыш ясар идегез?
Мария түти: Миңа Бәширә Насыйрова бик ошый. Моңлы җырчы.
Римма түти: Шушы олы яшькә җиткәч, кайсы гына җырчы чакырса да, рәхәтләнеп чыгыш ясар идек.
— Концерттан соң язучылар күп булдымы соң?
Римма түти, Мария түти: Ул телефон тулды инде котлаулар белән! Авылдашлар, якташлар «Безнең танылган артситлар» дип каршылыйлар. Төшләребезгә дә кермәде шулай булыр дип. Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Лена Бичарина шалтыратып ук котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев