Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Римма Никитина: «Йөз чөергән беркемгә дә икенче мөмкинлек бирмим»

Җырчы Римма Никитинаны 16 яшеннән сәхнәдә. Кеше сүзенә карамыйча, үз юлыннан бара. Римма белән әңгәмәдән өзек.

— Рус җырларына басым ясыйсың. Аңа «спрос» күп булгангамы?
— Бер рус җыры яздыртып карадым да, тагын сорый башладылар. «Мои хорошие зажжем» җыры, статистикадан күренгәнчә, минем бөтен татарча җырларымны да узып китте. Русча җырларны «скачать» итү күрсәткече яхшырак. 100дән артык татарча җырым бар, тик мине татар эстрадасы сәхнәсенә чыгармыйлар, җырларымны радиога алмыйлар. Татарча җырлар яздырмауның да сәбәбе шундадыр. 

— Соңгы елларда патриотик җырларың чыга башлады. Чечняга багышланган «Ахмад сила» җыры аеруча шау-шу уятты.
— Осетиядән кайтканда Грозныйга кердек. 3 сәгать буш вакыт бар иде, мин «Сердце Чечни» мәчетенә киттем. Ул вакытта «Ахмад сила» җырының кушымтасы әзер, ә куплеты юк иде әле. Менә шул мәчет эчендә, куплетларын 5 минут эчендә язып аттым. Көе дә, сүзләре да — үземнеке. Бу җырны 3 көн эчендә эшләдек. Грозныйга шәһәр көненә баргач, уйламаган җирдән клип та төшереп кайттык. Рамзан Кадыровка җыр ошаган, клипны Чечня телевидениесендә күрсәтәләр. Анда танышларым күбәйде, рәхмәт сүзләре дә килеп тора. Сөйләгәннәр, әйдә сөйләсеннәр.

— Син — иң күп хейтер-сүзләр ишеткән җырчылар исемлегендә. Күңелгә тигән сүзләр буламы?
— Хәзер минем аларга иммунитет барлыкка килде инде. Апага, аеруча әнигә авыр. Күңеленә якын ала, елаган вакытлары да була. Ул әти урынына да калган кадерле кешем, шуңа әнигә андый сүзләр ишеттерәсем килми. Аранжировка ясаучы Илдус Дәүләнов белән 3 җыр эшләдек. «4нче җырны синең белән эшләмим» диде. Шуның белән генә бетсә иде дә, әмма ул «җырлый белми, куып чыгардым», дип минем турыда сөйләп йөргән. Аңа үпкәм юк, ләкин бу аны бизәми.

— Син гел хәрәкәттә, позитив. Тормышта да шундыймы? 
— Төрле вакытлар була, мин дә тере кеше бит. Шулай да, позитивлыкны югалтырга ярамый. Нәрсәдер килеп чыкмаса, каты итеп елыйм, яки кычкырып начар энергияне чыгарам да, үземне кулга алып эшли башлыйм. Шулай иткәч, тормышның ямен аңлый башлыйсың. Мин иҗат юлым башында ук җиңел булмаячагын белдем. Әле тагын күпме авырлыклар, киртәләр очрар. Аллага ышанам, иртәме соңмы, ул барысын да тигезләр. Һәм, никадәр генә авыр булса да, үземнән йөз чөергән беркемгә дә икенче мөмкинлек бирмим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев