Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Наил Табанаков: «Тема сайлаганым юк. Мәгънәле шигырь булса, көй язам»

Үз вакытында бик популяр булган автор-башкаручы, җырлар иҗат итүче Наил Табанаков белән интервьюдан өзек.

—Кайсы вакытта иҗат итәсез? Моңсуланганда киләме көйләр сезгә, шатлангандамы? 
—Төгәл генә әйтеп тә булмый. Композитор Оскар Усмановның әтисе Вадим Усмановның: «Песни писать легко, но не каждому дано», — дигән сүзе бар иде.

—Сез һәрвакыт мәгънәле җырлар иҗат итеп килдегез. Бүгенге көндә нинди тематика җәлеп итә?
—Шигырь алам да мин кулга, укыйм. Әгәр йөрәккә керә икән, көй язып була. Тема сайлаганым юк. Мәгънәле шигырь булса, языла.

—Төрмә, ялгышлар, язмышлар турында җырладыгыз. Димәк, иҗатыгызның темалары үзгәреш кичерми.
—Минем аерым бер темага тукталып язганым юк. Алай да, җыр текстлары язучы танышыма моннан берничә ел элек бер тема биргән идем. Ничә елдан соң гына язып җибәрде шуңа текстны. «Соңгы тапкыр ишек ябылды», — дигән җыр язылды.

—Җырларыгызны кемнәргә бирәсез?
—Соңгы вакытта сатканым да, биргәнем дә юк. Артистлар хәзер күбрәк «кассалы» җырлар эзли. Минем андый җырларым бик юк. Исерекләр җырласа, шул җитә (көлә). Егетләр ял иткән җирләрдән күп җибәрәләр миңа видеолар.

—Сезнең иҗат бүгенге заман таләпләренә туры килеп бетми булып чыгамы?
—Төрлесе бардыр. Сугыш турында язарга бик күп тәкъдим иттеләр миңа. Андый темага язасым килми, язмыйм да мин аны. Ул балаларын озаткан әниләр болай да ут йотып торалар. Бу бит, киресенчә, кешенең яраларын кузгалта, депрессиягә куып кертә. Кирәк түгел, аларның хәлләрен белеп торсак, шул җиткән. Сугыш турында җыр язу — пиар ясау дигән сүз ул.

—Артистлар «кассалы җырлар» эзли, дидегез. Алар нинди була?
—Хәзер аңлатам. Чит ил эстрадасындагы берәр җырны алалар да, татар пентатоникасын кертәләр, берничә нотасын үзгәртәләр. Чит телдәге җыр татарча популяр җырга әверелә. Менә шул була «кассалы җыр». Кайвакыт тыңлап барасың, бу җырны каядыр ишеткәнем бар бит минем, дип уйлыйсың. Аннан искә төшә «иностранный» җыр икәнлеге. Мин үзем алай булдыра алмыйм. Җырым башка җырга охшашрак чыкса да, ул җырны башкара алмыйм. Минем җырлар «кассалы» түгел. Кассалы булсын өчен, ротация дә кирәк әле. Беркайчан да, башкалар кебек, «миңа акча бирегез әле», «спонсорым булыгыз әле» дип йөргәнем булмады.

—Элекке җырларны яңартып башкаруга ничек карыйсыз?
—Илнат Фәрхуллин минем «Кызлар көлә» дигән җырымны җырлый. Азат Абитов шалтыратып сорады әле бер җырымны. Яңа аранжировка ясатып башкарасым килә, диде. Мин сораган кешегә «юк» дип әйтмим. Нигә аларны үземдә яткырырга, җырласыннар. Миңа да файдасы бар. «Кызлар көлә»не Илнаттан соң банкетларда җырлыйм, яшьләр инде таныш җыр буларак кабул итә. Рәхмәт аларга. «Ялгыз талым»ны да минем башкаруда да, Зәйнәб Фәрхетдинова башкаруында да яраттылар.

—Иҗаттан тыш нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
—Машиналар ремонтлыйм, автосервиста эшлим.

—Бүгенге заманда күпме кеше шулай эшли. Яратмый, әмма эшли.
—Мин алай эшли алмыйм. Яратмаган җирдә 3 ай эшләп алдым мин. Ковид вакытында, сөт заводында май ясадык. Анда эшкә бер дә барасы килми иде. Банкетлар булмады, шуңа урнашырга туры килде.

—Элекке әңгәмәләрегездә гомерегез буе хатыныгызга рәхмәтле булуыгызны әйтәсез. Сез аның тарафыннан да шундый ук мөнәсәбәт тоеп яшисезме? Бәхетле итә алдыгызмы тормыш иптәшегезне?
—Әйтә алмыйм инде. Ташлап китмәде бит (көлә). Яши башлавыбызга 27 елдан артык. Төрле вакытлар булгандыр, савыт-саба шалтыратмыйча тормады. Барысын да ерып чыктык.

—Тормышта ир-ат әйдәп баручы булырга тиешме, хатын-кызмы?
—Хатын-кыз дип уйлыйм. Хатын мине сүгә дә, мактый да, яратып та алган була. Мин — «подкаблучник» һәм бу сүздән оялмыйм.

— Җавапларыгыз өчен рәхмәт!

 Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев