Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Игорь ШРЫКОВ: «Бәрәкәт» күпкырлы булырга тиеш»

Мамадыш районының Юкәче авылы егете Игорь ШРЫКОВ — керәшен яшьләре арасында танылган лидер. Игорь 2012 елдан — «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты, ә 2025 елдан җитәкчесе булып сайланды. Аның белән әлеге хәрәкәткә килеп кушылуы, КВН командасы төзүе, гаиләсе турында әңгәмә кордык.

«Бәрәкәт»кә башым белән «чумдым»

— Игорь, «Бәрәкәт»кә китергән юлың? 
— 2011 елларда Мамадышта керәшен яшьләре форумы узды. Анда «Керәшен җегете» конкурсы да булды. Иң истә калганы — блиц-сораштыру. Миңа чират килеп җиткәч, жюриның сораулары бетте. Һәм шундый бирем бирделәр: «Син — гаишник, бер кыз утырган машинаны туктаттың. Нишләр идең?». «Керәшен кызы булса, җибәрәм», — дип җавап кайтардым. Анда зал елый-елый көлде инде. «Бәрәкәт» Казанда оештырган «Керәшен егете» конкурсына да бардым. 2012 елда II Керәшен яшьләре форумында катнаштым. Шул ук елның көзендә Казанга укырга килгәч, «Бәрәкәт»кә кушылдым. «Айбагыр» лагеренда вожатый булып та эшләдем. 2018-2019 елларда, туй мәшәкатьләре белән, бераз читкә киттем. Соңыннан «Бәрәкәт»кә КВН проекты белән килдем. Анда, гомумән, яңа кешеләр иде. Хәзер «Бәрәкәт»кә башым белән «чумдым».

— Яшьләр хәрәкәтенә яңа сулыш кирәкме? 
— Максатым — керәшен культурасын үстерү, башка милләт яшьләре белән диалог төзү. Керәшен яшьләре эшенең җимешләрен саклап, киләчәккә тапшырасы иде. Яшермим, «Бәрәкәт»не популярлаштырырга күп көч кирәк әле. «Бәрәкәт» күпкырлы булырга тиеш. Культураны, фольклорны өйрәнеп, бергәләп ял итеп, керәшен яшьләре буларак, үзебезне үстерергә кирәк. Яшьләр үзләренең керәшен булуларын онытмасыннар. Халкыбызны танытуга өлеш кертү өчен «Бәрәкәт»кә килсеннәр! Бездәге проектлар тормышта үз юлларын табарга булышыр. 

— Җитәкче булып 2 ай эшлисең. Авырлыклары бармы?
— Аның турында уйларга вакыт та юк (көлә). Башта — форум, аннары — КВН, ә хәзер «Кряшен Чибяре» конкурсы көтә, «Айбагыр»га әзерләнә башладык. 

КВН — фанатлар шөгыле

— КВН юнәлешендә ничек эшли башладың? 
— 2013 елда Казанда беренче тапкыр татар КВН лигасының финалы узды. Аны барып күрдем дә, канатланып кайттым. Авылыбызда укытучы булып эшләгән Ленар Галәветдинов белән, җәй көне елга буенда ял итеп утырганда, команда җыеп, киләсе сезонда КВНда катнашып карарга дип сүз куештык. 2014 елда, «Бишбармак» командасы белән, татар КВН лигасына килеп эләктек. Берничә сезон уйнагач, Ленар үзе дә мәктәп укучыларыннан команда төзеп, аларны КВНга йөртә башлады. Мин дә кызыктым. Берәр команда алып, әзерләп, КВНга алып килергә хыялландым. 2020 елда моны бертуганым Вадимга әйттем, ә ул аны дусты Дмитрий Барановка сөйләгән. Шулай итеп, «Керәшеннәр» командасы төзелде. Мин — команданың әйдаманы, режиссеры да, мәзәкләр дә язам. Командада барыбыз да актив. 

— Миниатюралар ничек туа? 
— Кайчак тормышта ниндидер кызык хәл күрәсең, яки башка берәр уй килә. Команда белән «комнатный КВН» ясыйбыз. Үзара командаларга бүленеп, бернинди әзерлексез, импровизация форматында чыгыш ясыйбыз. Кайбер миниатюралар шунда барлыкка килә. 

— Юмор аша керәшеннәр белән таныштыру кыенмы?
— КВН да уйнаганда авырлыклары тумады, сүз әйтүче юк. Юмор аша керәшеннәр белән таныштыру — нәтиҗәле. КВНда керәшеннәрне позитив яктан гына күрсәтәбез. 

— Командагызга килерлек яшьләр бармы?
— Бар, ләкин аларга бу бик кызык түгел. КВН көч, энергия, вакыт, әзме-күпме финанс чыгымы таләп итә. Бөтен яшьләр дә моңа әзер түгел. КВН белән фанатлар гына шөгыльләнә ала. Кыскасы, алмашка килерлек яшьләр кирәк. 

Тәрбия — бәләкәйдән

— Керәшенлек кайдан килә? 
— Барысы да «Бәрәкәт»тән, Керәшен яшьләре форумыннан башланды. Әлбәттә, бәләкәйдән керәшен җырулары тыңлап үстем, бәйрәмнәрне дә уздыра килдек. 

— Хатының белән ничек таныштыгыз? 
— Эльмира белән 2014 елны КВНда таныштык. Ошаттым үзен, аралашып киттек, очрашып йөрдек тә, 2019 елда гаилә кордык. Олы кызыбыз Каринага 6 яшь тула, улыбыз Левка — 2,5 яшь. Эльмира — ландшафт, графика дизайнеры. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк үткәргән чараларга афишаларны ул ясый. Фотограф булып та эшли. Карина 3 яшьтән бирле биюгә, вокалга йөри. Аларга да үзебезнең тәрбияне бирәбез. 

— Тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? 
— Төп эшем — «Татглавпрогресс» компаниясендә. Мин — махсус проект җитәкчесе. Промышленность объектларын тиешле таләпләргә җавап бирә торган су чистарту җайланмалары белән тәэмин итү һәм аларны монтажлау белән шөгыльләнәм.

Блиц-сораштыру: 
— Тормыш принцибың? 
— Җаваплылык.
— Ял өчен иң яхшысы? 
— Авыл.
— Тылсымлы таягың булса...
— ...һәрвакыт җәй ясар идем.
— Иң яратмаган эшең?
— Вак-төяк белән шөгыльләнү.
— Сиңа кем үрнәк?
— Папа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев