Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Дмитрий Баранов: «Чаңгы ярышларына алып йөрмәделәр, димәк, нәрсәгә талантлы икәнемне күргәннәр»

«Керәшеннәр» КВН командасы капитаны, Алексеевск районының Кр. Баран авылында туып-үскән юмор остасы Дмитрий Баранов — эстрадада танылып килүче талантлы яшьләрнең берсе.

— Дима, якыннарың артист булу теләгеңә каршы төшмәдеме?

— Укытучы баласы булгач, бөтен конкурсларга да сине алып йөриләр. Авыл мәктәбендә балалар күп түгел, бәлки, сайлау мөмкинлеге дә булмагандыр. Чаңгы ярышларына алып йөрүче булмады. Димәк, нәрсәгә талантлы икәнемне күргәннәр. Каршы килмәдем, сәхнәдә чыгыш ясау ошый иде миңа. Төрле конкурсларга йөреп шомардым. 9 класс тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга барачагымны әйткәч, беркемнең дә исе китмәде, шулай тиеш дип карадылар. 

— Театр училищесында укуы авырмы?

— Мин мәктәпкә дә иртә кердем, Казанга укырга да иртә киттем. Беренче вакытларда авыр иде, аннан соң да җиңеләймәде. Кайбер башка уку урыннарындагы кебек, лекция генә язып утыру юк иде бездә, иртән биибез, аннан — җырлыйбыз, аннары — сүз осталыгы һәм шулай кичкә кадәр дәвам итә. Аз гына да буш вакыт булмады. Яшьтәшләрем уку белән бергә эшләргә дә өлгерә иде, минем андый мөмкинлек булмады. Шуңа күрә 4 ел эчендә 4-5 тапкыр укуны ташларга да уйлаган идем. «Туйдым, булды, ардым, нәрсәгә бу миңа» дигән фикерләр бик еш килде. 

— Әмма театрда эшләмәдең, дип беләм.

— Юк, театрда бер көн дә эшләмәдем. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт театрына дәштеләр. Бармадым. Акчасы юк бит аның. Шулай да, училище тәмамлап бер ел үткәч, шул ук юнәлеш буенча, читтән торып мәдәният университетына укырга кердем. Ул дипломнар кайдадыр ята...

— Артистлар белән хезмәттәшлегең кайчан башланды? 

— Училищен тәмамлаганнан соң, Татарстанның халык артисты ИлСаф белән эшли башладым, чакырса, хәзер дә рәхәтләнеп барам. Аның концертларында алып баручы идем. Бары тик ИлСафка гына үз эшемне тәкъдим итеп язганым булды, башка артистлар үзләре чыгалар миңа. Эстрада бер гаилә кебек бит ул, бөтен кеше бер-берсен белә, күрә. Ранис Габбазов, Марат Фәйрушин белән эшләгәнем булды.  Ришат Төхвәтуллинга да концертлары өчен юмористик текстлар язганым булды. Ә хәзер, Данир Сабиров төркемендә эшлим.

— Пародияләр дә ясыйсың бит әле.

— Мин шул бер генә артистка — Элвин Грейга (Радик Юльякшин) пародия ясыйм. Белмим, ничек шулай килеп чыккандыр, тавышым карлыкканрак булгангамы. Салаватны мең кеше кабатлады инде, Рәисне дә. Айдар Галимовка пародияләр дә, шулай ук, «тапталган». Җырларын тыңлагач, бераз кыландырып сөйләшеп карадым да, дус егетемә Элвин Грей булып сөйләшеп күрсәттем. «Охшаган», диде. 

— Син, кеше көлдерер өчен, сәхнәдә нәрсәләргә әзер?

— Күп әйбергә әзер. «Тәрбияле егет» маскасы киеп йөргәнем булмады, җыенмыйм да. Артист күпкырлы булырга тиеш, эшебез шул. Шулай да, сәхнәгә шәрә килеш чыкмыйм инде.

Алинә Галимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев