Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Астролог Юлия Идрисова: «2026 — өй төзергә, гаилә корырга, яңа проектлар башларга бик яхшы ел»

Тормышта үз урынына таба алмаганда кемнәрдер астрологка мөрәҗәгать итә. Алар кешегә ничек ярдәм итә ала? Туган көне кешегә ничек тәэсир итә? Астролог Юлия ИДРИСОВА белән шул хакта сөйләштек.

— Астрологиягә ничек килдең? 
— 1,5 ел элек йога инструкторы курсын уздым. Экзамен бирергә Мәскәүгә баргач, астролог дус кызым «әйдә, натальный картаңны ясап карыйбыз» дип әйтте. Сүз уңаеннан, гаиләдә аңлашылмау килеп чыккан, нинди юлны, нәрсә сайларга белмичә икеләнеп йөргән вакытым иде. Ул сөйләгәннәрне тыңладым да, бу картаның мине 100 процент дөрес яктан ачканын аңладым. Ярдәме тиде. Шуннан соң, астрология белән кызыксына башладым. Башта үзлектән өйрәндем, аннары шушы юнәлеш буенча укыдым. 

— Астролог нәрсәләр белән шөгыльләнә?
— Ул кешенең «натальная карта»сын, гороскоп ясый. Борчыган сорауларына җаваплар табарга ярдәм итә. Аны 2 юнәлешкә аерырга була: натальная астрология, транзитная астрология (еллык гороскоп).

— Натальная карта нәрсә соң ул?
— Кешенең туган көненә карап эшләнелә торган астологик характеристика. Аны төзү өчен кешенең төгәл туу вакыты, көне кирәк. Тормышның 80-90 проценты, кеше туганда планетларның нинди тәртиптә урнашуына бәйле. Ул — асцендент йолдызлыгы дип атала, кеше туганда көнчыгышта була торган йолдызлык. Мәсәлән, без белгән Сукояр, Үлчәү, Чаян йолдызлыгы бар. Ул кояшның шушы йолдызлык астында булуына бәйле. Ә аннан, кала тагын 8 планета бар. Әлеге планеталарның кайда ничек урнашуы кешегә тәэсир итә (тышкы кыяфәтенә, сәламәтлегенә һәм башкаларга). 

— Әгәр туган вакытыңны белмәсәң?
— Ул вакытта «лунная карта» ясыйбыз. Әлеге карта да кешегә ярдәм итә, әмма бар нечкәлекләрне ачып бирә алмый. 

— Натальная карта кешегә ничек ярдәм итә?
— Астролог беркайчан да «син менә болай эшлә» дими. Йомшак яки көчле якларны, нинди өлкәләрдә эшләргә сәләте булуыңны күрсәтә, спортның кайсы төре килешә, хәтта, гаилә корганда сиңа кем туры килүен дә натальная карта әйтеп бирә ала. Ул тормышка ачыклык кертеп, эшне җиңеләйтергә ярдәм итә. Кыскасы, натальная карта күп әйберне сөйләп бирә ала.

— Кемнәр ешрак мөрәҗәгать итә?
— 35-40 яшьлекләр. Хатын-кызларны ир-егетләр белән мөнәсәбәт кызыксындыра. Шулай ук, сәләтенең кайсына күбрәк игътибар бирергә, үстерергә, дип тә сорыйлар. Ирләргә финанс ягы гына мөһим дип уйлый идем. Юк икән. Алар үзләренә урын таба алмаганда, нәрсә эшләргә дип киңәш сорый. «Кем мин? Нәрсә өчен туган?» кебек сорауларны да бирәләр. Әти-әни баласына кагылышлы сорауларны да еш бирә.

— Транзитная карта турында әйттең...
— Аны билгеле бер вакытка төзиләр. Гороскопны хәтерләтә. Мин бер тапкыр гына эшләдем. Ул бик күп көч һәм вакыт таләп итә. Ул да ярдәмче ролен үти. Елың ничек узачак, зур эшне кайчан башларга, кайчан ял итәргә... Тик аны ясар өчен, башта натальная карта төзергә кирәк.

— Ретроград Меркурий төшенчәсе нәрсә белән бәйле?
— Кояштан һәм айдан кала бөтен планеталар да ретроград була ала. Планета үз траекториясен үзгәртеп, кирегә барган кебек. Андый вакытта ул планета тәэсир итә торган эшләр барып чыкмый. Бары тик үз-үзеңә игътибарлырак булырга кирәк.

— Астрологка нинди сыйфатлар хас?
— Астролог ул — психолог та. Кешене тыңлый, ишетә белергә тиеш. Астрологка башкаларга сөйләмәгән серне чишәләр. Интуициянең көчле булуы мөһим. Бер хәл булды. Балага натальная карта ясадым. Тик эчемнән генә, төгәл булмады ахры, ялгышмадыммы икән дип озак уйлап йөрдем. Исегездәдер, элек җәйге һәм кышкы вакытка күчү бар иде. Шуның аркасында дөрес килеп чыкмаган. Монда нәкъ менә интуиция ярдәм итте. 

— 2026 елда игътибар итәргә кирәк көннәр бармы?
— Юпитерның 12 елга бер була торган иң көчле вакыты көтелә. Андый вакытта өй төзергә, гаилә корырга, бала туса, яңа проектлар башларга уңышлы вакыт. Ул быел 1 июнь-31 октябрьдә булачак. Юпитер — һәр кешегә булыша торган планета. Күп еллар ялгыз булган кеше ярын табарга мөмкин. Гомумән, Юпитерның әйбәт «бонус»лары күп (елмая). 

Венераның иң көчле вакытында мөнәсәбәтләр яхшыра, күңел халәте үзгәреп, уянгандай буласың. Быел ул 1 мартта башланып, 25 мартка кадәр дәвам итә. Тышкы кыяфәтне үзгәртү, танышулар өчен уңай вакыт.

— Ә бик уңышлы булмаган вакыт?
— Һәр елны кояш һәм ай тотыла. «Коридор затмение» булганда, кискен үзгәрешләрдән сакланыгыз. Быел ул 17 февральдән — 3мартка һәм 12 августтан — 28 августка кадәр. 

— Җавапларың өчен рәхмәт, Юлия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев