Артем Пискунов: «Балачактан ук игътибар үзәгендә булырга яратам»
Тинчурин театры артисты Артем Пискуновның «Ватаным Татарстан»га биргән интервьюсыннан өзек.
— Артем, театрга барсаң, премьераларда син, телевизорны ачсаң, андагы сериалда да син.
— Әгәр берни яшерми, ачыктан-ачык сөйләшсәк, мин балачактан ук игътибар үзәгендә булырга яратам. Хәзер инде масштаблар балачактагыдан зуррак һәм бу миңа ошый. Һәм алга таба тагын да зуррак үрләргә омтылырга була дип уйлыйм. Иҗат кешесе иҗатта булырга, һәрвакыт нәрсәдер эшләргә тиеш. Театр — минем иң яраткан шөгылем. 18 нче сезонны эшлим. Ниндидер дәрәҗәгә дә ирештем. Бик күп рольләр уйналган. Инде 40 яшькә якынаям бит. Театрга яңа режиссер килде. Ул әле һаман яшьләр ролен бирә. Резедәгә дә әйтәм: «Бу — безгә бирелгән соңгы яшьләр роле булырга мөмкин. Кеше күңеленә кереп калырлык итеп, әйбәтләп уйныйк», — дим.
Җырлыйсыңмы син, нәфис сүз остасымы — барысын да кулланырга кирәк. Театр бит ул — синтез. Булдыра алганлыгың белән син режиссерларга да ошыйсың. Күп уйнаган саен чарланасың. Мин шундый принцип белән яшәдем, хәзер дә яшим һәм яшәячәкмен дә. Хезмәттәшләрем: «Артемны икенче планга алсалар да, ул беренче планга чыга башлый», — диләр. Бәлки бу — минем чиремдер...
— Ә бу эгоизм түгелме икән?
— Мин бит кешегә беренче булырга комачауламыйм. Герой итеп куйганнар икән, көнләштерерлек итеп уйна. Алып бар, сөйрә спектакльне. Яхшырак уйнаган саен, син популяррак буласың. Әлбәттә, артистта эгоизм булырга тиеш. Һәм ул сәнгатьне, театрны яратуда чагыла. Театрны үзеңдә яратмасаң, күпме генә алга омтылсаң да, барып чыкмаячак. Миңа: «Сәхнәдә эгоист булма инде», — диләр. Уйнагыз, мин бит комачауламыйм.
— Үзеңнең артист булачагыңны кайчан аңладың?
— Мин үземнең кайда һәм нәрсә эшләячәгемне театр училищесына кергәч, беренче актерлык осталыгы дәресендә генә аңладым. Миңа ул чагында 13–14 яшь кенә, Казанны да беренче тапкыр гына күргән малай. Укырга кергәндә шигырь сөйлисең, җырлыйсың, биисең. Монда бит театр дигән әйбер юк. Әнием укытучы булгач, шигырь сөйли белә идем, бии дә алам. Мин шулай шигырь сөйләп, нәрсәдер эшләп йөрермен дип күзалладым. Ә менә актерлык осталыгы дәресенә килгәч, тормышымның театрга бәйле булачагын аңладым. Шундый гадәтем бар: тормыш нинди суга салса да, яисә юлга чыгарып ыргытса да, мин беркайчан да ул судан йөзеп, яки юлдан чыгып кача торган кеше түгел. Бик тиз җайлашам. Чөнки гаиләдә уртанчы бала идем. Алда апа, ике абый һәм миннән соң энекәш бар. Тормыш мине коллективка җайлашып, үземне күрсәтергә, кеше белән аралашырга өйрәтте. Бик күп нәрсәләрне истә калдырам, балачактан ук кызыксынучан идем.
Эшнең дә җентекләп эшләнә торганын түгел, ә балта белән, зурын эшләргә яратам. Артистлар арасында рольләрен бик тәфсилләп эшләүчеләр бар. Мин андый артистлардан көнләшәм, ничек шулай җентекләп эшли алалар?! Миңа шап-шоп булсын, ул образ зур булсын һәм күренеп торсын. Яратса, үлеп яратсын, ни өчен дип сорап тормасын.
— «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалында синең кинода беренче шундый зур ролең булды.
— Барлык әйбәт фильмнарда да театр артистлары уйный. Профессиональ фильмнарда театр артистлары уйнарга тиеш тә. Бары тик хисләрне генә бераз кысарга кирәк. Әйбәт кинорежиссер булса, актер бик җиңел үзгәрә, җайлаша. Ә менә киноактерга, киресенчә, театрда уйнау бик авыр. Сериалда төшү кыен булмады. Совет чоры, шулай ук чит ил киноларын карап үстем.
— Сериалда яңгыраган җырлар да синеке бит әле.
— Саша (Александр Далматов) белән съемкалардан кайтканда, җырлар язуымны әйткән идем. Тыңлап карарга теләде. Тыңлагач: «Әйдә, кулланабыз. Бу җырлар нәкъ менә кино өчен эшләнгән кебек, эстрада җыры түгел. Синең образга да туры килә», — диде. «Җырларыгызны тыңлыйбыз, бик матур», — дигән кешеләргә гаҗәпләнәм. Ул бит инде бик матур да түгел, 4–5 аккорд. Әлбәттә, алар — минем күңелемнән чыккан җырлар, акча эшләү өчен язылмады.
— Мең дә бер уең арасында хыяллар бармы соң?
— Хыяллана беләм һәм аны ничек тормышка ашырып була, дигән уй белән яшим. Миңа үз фикеремне җиткерерлек урын җитми. Шундый мөмкинлек булса, уйларымны ишеттерер, җиткерер идем. Аларның күбесе минеке түгел, әби-бабайдан, укыган кешеләрдән тыңлап, укып һәм чагыштырып әйтелгән фикерләр. Ә үземнекеләрне мин уйламыйча гына халыкка чыгарып салырга җүләр түгел. Аларны йөз тапкыр тикшерергә кирәк.
Ватаным Татарстан, Энҗе Шәйхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев