Зәй районының Урта Пәнәче авылындагы Изге чишмәгә кач куелды
Хәбәрләр

Зәй районының Урта Пәнәче авылындагы Изге чишмәгә кач куелды

Качны авылдашлары, 64 яшьлек Иван Николаев үзе ясаган

 

Ул үзе хәзерге вакытта авылдагы төп йортта яши. “Иван дәдәйнең берничә ел элек адарынган сүзе бар иде. Аллага шөкер, иске кач урынына яңасы куелды. Покрау бәйрәмендә батюшка чакырып аруландырачакбыз” – дип сөйләде авыл халкы.

Урта Пәнәче кешеләренең тагын бер олы шатлыгы бар. Быел, үзара салым акчасына, авыл  урамының 67 метр озынлыктагы юлына таш түшәлгән.


Нет комментариев