Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Мәшләк авылы атамалары: Мутай елгасы, Җәмәй чишмәсе, Василий тавы

Балык Бистәсе районының Мәшләк авылы чишмәләргә бай авыл, аларның һәрберсенең үз атамалары бар.

Зур Мәшләк тирәлегендә утызлап чишмә бар, аларның уннан артыгының атамасы билгеле. Мәсәлән, Дәмин аты елгасы — бу елгада Дәмин исемле кешенең аты үлгән. Шуның өчен аталган. Атсыз калу ул чакта зур фаҗига булып исәпләнгән. Шуның белән бәйле елга да «Дәмин аты елгасы» дип аталган.

Барый әби чишмәсе — Кирәмәт елгасын Варя исемле әби чистартып, карап торган. Күп еллар ташландык хәлдә торды, соңгы елларда халыкның бу чишмәгә игътибары артты.

Җәмәй чишмәсе — чишмәгә төшә торган юл Василий исемле кешеләр яныннан уза, аның атасын Җәмәй дип йөрткәннәр.

Дәүли чишмәсе — сугыш башланганда урман эчендә Дәүли бабай торган. Аның 10 баласы булган. Хәзер дә чишмәсе бар.

Хаҗый абый чишмәсе — Хаҗый көтүлектәге чишмәне үзе казып чистартып тора. Халык хәзер аны «Хаҗый» чишмәсе дип йөртә.

Мәтәй чишмәсе — Мәтәй исемле көтүче болында чишмә казый. Көтүченең исеме чишмәгә дә бирелә. Суы бик салкын.

Гөркә чүлниге кыры — Гөркә исемле кеше чүлник тоткан. Янында урнашкан кырны аның исеме белән атаганнар.

Василий тавы — Чистайдан килеп яшәүче Василий урман янында җир биләгән.

Панькы (Павел) печәнлеге — исем буенча кушылган. Ел саен бер урында печән чапканы өчен кушылган.

Кушаматлардан ясалган микротопонимнарны да еш очратырга була. Хәзерге вакытта да керәшен авылларында кушамат актив кулланыла. Бигрәк тә нәсел кушаматлары, шәхси кушаматлар актив кулланылышта йөри. Нәсел кушаматларының тамырлары тирән. Ерак заманнардан башлап нәсел-ыру кушаматларының кайберләре, авыл, географик атамаларга әверелә барганнар.

Мәсәлән: Мерәз кушаматы чишмә исеменә әверелгән. Бу кушамат аның бабасына бирелгән. Вася исемле кеше, үзе казып чишмә чыгарган, үзе карап торган.

Морозлар чишмәсе — кушаматтан алынган. Морозлар тыкрыгы (Югары Мәшләк авылы).

Тикиннар чишмәсе — кушамат буенча әйтелә. 

Мутай елгасы — кушамат буенча.

Кушаматлардан ясалган микротопонимнарның күбесе онытылган. Бик күп микротопонимнарны туплыйсы һәм өйрәнәсе бар әле.

Вероника Степанованың «Ыру агачы-2021» фәнни-гамәли конференциягә әзерләгән эзләнү эшеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев