Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида Кондеева - Яңа Чишмә районы гимнын иҗат иткән шәхес

Җырларында туган якны данлаучы Зинаида Кондеева турында Яңа Чишмә районы халкы «безнең энҗе бөртеге» диләр.

Зинаида Валентиновна Кондеева 1966 елның 31 октябрендә ТАССРның Чистай районы Ленино авылында дөньяга килә. Ленино авылы һәм бөтен район халкын үзенең таланты белән сөендерүче, шигырьләрендә һәм җырларында туган якны данлаучы ул.

Аның янында күңел тынычланып киткәндәй була. Зинаида Валентиновна үзенең йомшак, ягымлы тавышы белән сокландыра. Ул әкияттәге тылсымчы кебек — аның җырлары үзеннән-үзе барлыкка килгән шикелле.

Зинаида Валентиновна Алабуга мәдәният училищесының хор бүлеген тәмамлый. 1985 елда дипломлы белгеч үзенең хезмәт эшчәнлеген туган авылы клубында рәссам һәм бер үк вакытта балалар бакчасында музыкаль хезмәткәр буларак башлый. Шул вакыттан бирле инде бер генә район чарасы да бу талантлы җырчы катнашыннан башка үтми. «Җырлый белү — бәхет ул!» дигән сүзләр Зинаиданың иҗади девизы булып тора. Ә аның каләме астыннан чыккан шигъри юлларны санап бетереп тә булмыйдыр, мөгаен. Илледән артык шигыре үзе үк иҗат иткән музыка белән кушылып, җырга әверелгән.

Зинаида Валентиновна — Яңа Чишмә районы гимны һәм илледән артык җыр авторы Зинаида Валентиновна «Сүрәкә» фольклор коллективының катнашучысы. Репертуарында «Күпер янына чыксам» керәшен җыруы да бар.

Зинаида Кондеева җырларының ауди-җыентыгы «Авторская песня путь к творчеству» проектын гамәлгә ашыру кысаларында дөнья күрә (проект авторы — Надежда Зыкова). 1000 данә күләмендә дөнья күргән диск ТР Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, ПАО «ЛУКОЙЛ» ның Хәйрия фонды һәм Яңа Чишмә районы хакимияте ярдәме белән чыгарыла. 17 җырны үз эченә алган аның беренче альбомы рус халык җырларын һәм автор язган җырлардан тора. «Земля, на которой я живу» дип исемләнгән альбом лирик җырлардан гыйбарәт.

Моннан тыш, Зинаида Валентиновнаның әсәрләре җирле авторларның «Новошешминск — уголок тихий мой», «Малая родина — пристань моей души», «Родники вдохновения» дип аталган коллектив җыентыкларында да басылган. Холкы буенча сентименталь, хыялый, оптимист кеше булганга, Зинаиданың күңелендә туган як һәм, әлбәттә, мәхәббәт турында җырлар урын алган. Республика телевидениесендә районның үзешчән сәнгать отчетын төшергәндә, ул үзенең «Земля моя» җырын башкарган.

— Бу — минем беренче җырым, ул туган як табигатенең матурлыгына сокланып, барлыкка килде, — дип искә ала Зинаида Валентиновна.

 

КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев