Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында заманча ФАП ачылды

Соңгы дистә елда барлык республика районнарындагы кебек үк Зәй районы авылларында да заманча фельдшер-акушерлык пунктлары күпләп сафка басты.

Чираттагы яңа бина Сарсаз-Баграж авылында да тантаналы төстә ачылды. Күркәм чара район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, Түбән Кама үзәк дәваханәсе баш табибы Руслан Вәлиев, район җитәкчеләре катнашында үтте.

«Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында федераль һәм республика бюжетыннан 10 миллион ярым сумда финансланган төзелеш эшен мондый биналар төзүдә тәҗрибәле булган субподрядчы оешма башкарды. Заманча фельдшер-акушерлык пунктын сарсазбагражлылар көтеп алды. Чөнки район үзәгеннән шактый читтә булган авылга мондый сәламәтлек учреждениясе бик кирәк иде.

Кайгыртуга һәммәбез — олыбызда, кечебездә мохтаҗ. Һәр кайсыбызга вакытында медицина ярдәме кирәк. Моңа кадәр авылда медицина ярдәме күрсәтү авыл читендәге мәктәп бинасының бер кечерәк бүлмәсендә урнашкан урында башкарыла иде.

— Халык яңа медицина бинасын көтеп алды. Чөнки элеккеге урын кешеләр өчен уңайсыз урында булганга күрә, фельдшерыбызга күп очракта өйләргә йөреп ярдәм күрсәтергә туры килде. Хәзер менә авыл уртасында мәхәббәт бина калкып чыкты. Барыбыз да бик шат, сәламәтлекләребезнең ныклы булуы өчен хезмәт итсен, — ди авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

600 квадрат метр мәйданны тәшкил итүче бинада көтеп тору, кабул итү, процедуралар, хатын-кызлар консультациясе кабинеты, физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә уңайлыклар тудырылган санузел бар.

— Яңа ФАП бөтен заманча медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылган. Мондый уңайлы шартларда авыл халкына хезмәт күрсәтү бермә-бер җиңеләячәк. Әлбәттә авырмасыннар, ә инде ярдәм кирәк булганда һәрчак әзермен, — ди елмаеп фельдшер Галина Данилова.

Ул озак еллар намуслы хезмәте өчен район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Разиф Кәримов  үз чыгышында авыл халкына мөрәҗәгать итеп заманча ФАП халыкка хезмәт итсен, сезнең саулыгыгыз сагында торучы учреждение булсын, диде. 

Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзен Александр Биканов җиткерде.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев