Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районы музеенда Казаннан экспедиция төркеме булды

«Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» каталогын төзү өчен экспертлар ике керәшен күлмәген сайлап алды.

22 июльдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» проекты төркеме булды.

Татарстанда XIX гасыр һәм XX гасырның беренче яртысында Казан Идел буе территориясендә яшәүче халыкларның аутентик киемнәрен торгызу буенча тарихи-этнографик проект гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында, аның фәнни җитәкчесе Елена Гущина җитәкчелегендәге экспедиция төркеме Идел буе халыкларының традицион киемнәренең уникаль экспонатларын иллюстрацияле каталогта бастыру максатыннан, республиканың музей фондларын тикшерә.

Зәйгә дә алар нәкъ шушы максат белән килде.

«Күргәзмә залы вакытлыча фотостудиягә әверелде: экран, өстәмә яктырткыч, махсус манекен куелды. Каталог объектлары сыйфатында ике керәшен күлмәге сайлап алынды, аларның берсе посконьнан эшләнгән. Посконь — 100 процент табигый материал, аның составына бары тик киптерелгән сүс кенә керә. Елена Гущина музейга иллюстрацияле каталоглар коллекциясен бүләк итте. Экспедиция төркеменә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм якын киләчәктә яңа каталогны күрергә өметләнәбез. Әлеге проект туган як тарихын өйрәнү музейларының милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләргә сак карашын һәм үстерүен раслый», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев