Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз телемдәге газета

“Туганайлар”ны олы кунактай көтеп алам

Кулыма алуга, башта, барлык битләрен дә карап чыгам. Әле укымыйм. Чәемне куеп, табын әзерлим. Газетаны да өстәлгә, каршыма куеп, чәйләп алам. Карашны иркәләп, күңелгә рәхәтлек биреп, “Туганайлар” каршымда тора. Чәй эчәсе килгәннән түгел, үзебезнең керәшен гәҗитен укый башлау минутларын озаккарак сузарга телим.  Шуннан соң, диваныма җайлап утырып, “Туганайлар”ны укый башлыйм.

Беренче итеп, Түбән Кама керәшеннәрен язмадылармы икән дип, кат-кат карыйм. Язган булсалар, әүвәл шунысын укыйм. “Белемнек”тә язылганнарны кисеп алып, аерым җыеп барам. Безнең әбиләр сөйләшкән үз телебездәге сүзләр күп була “Белемнек”тә.  Миңа шунысы ошый, кайта-кайта укыйм.

“Туганайлар”да төрле як керәшеннәрнең төрлечә сөйләшүләре дә үзгәртмичә бирелә. Анысы өчен аерым тау итәм. Рәхмәт, телдәге сүзләр төрлелеген саклыйсыз. Кайчандыр Георгий Ибушев төрле милләт кешеләрен болындагы чәчәкләр белән чагыштырган иде. Шуны кабатлыйм. Төрле як керәшеннәренең сөйләшүләре, бер үк әйберне төрлечә сүз белән әйтүләре  халык телен бизи, нәкъ болын чәчкәләре кебек. 

Үзем гомер буе “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамблендә җырлап йөрдем. “Туганайлар”да керәшен җырыулары, төрле яктагы фольклор ансамбльләре, уңышлары турында укуы да рәхәт. Безнең керәшен җырыулары үз күңелебез кебек иркен бит ул.

“Туганайлар”ны ел саен язылып, укып барам. Анда эшләүче журналистларга, гәҗиткә язучы кешеләргә уңышлар телим.

 

Мария САВЕЛЬЕВА.

Түбән Кама шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев