Үз куллары белән гүзәллек тудыручы Лина Пасмурова
Хәбәрләр

Үз куллары белән гүзәллек тудыручы Лина Пасмурова

Зәй районы Кабан-Бастырык авылы килене Лина Пасмурованың чигү остасы икәнлеген бәлки кайбер авылдашлары да белмидер әле

Аның турында безгә килендәше Ханифа Пасмурова язып җибәрде. Дус-тату яшиләр алар.  Уртаклашыр серләр, киңәшләшер эшләр бик күп була бит ул килендәшләрнең.
-Ул Зичәбаш кызы. Үзе һәрвакыт эштә, шуңа да карамастан, кул эшләренә дә бик оста. Иптәше шофер булып эшли, өч кыз үстерделәр, бик тырыш гаилә. Кызларын кияүгә биргәндә искиткеч матур мендәр тышлары чикте, әле кеше гозерен дә кире какмый. Булган кеше бөтен эшкә дә вакыт таба,-диде Линаның килендәше. 


Нет комментариев