Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Әрнәштә часовня-чиркәү төзеләчәк

15 майда Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында төзеләчәк часовня-чиркәү урынына кач куелды. Аны Урманчы авылы чиркәве настоятеле отец Михаил изгеләндерде

Бу качны урнаштыруда авыл кешеләре Михаил Григорьев, Алексей Макашин, Геннадий Сергеев, күрше Владимир авылыннан – Николай Петров, Урманчыдан – Зоя Альманова һәм башкалар катнашты.

Часовня төзеләчәк җирне шушы авылдан Валерий Афанасьев 2015 елда ук рәсмиләштергән. Бу елның март аенда  Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Югары Әрнәштә часовня-чиркәү төзергә үз  благословениесен биргән.

Әлеге кач – Мөслим районының Яңа Усы авылындагы вакытлы чиркәү бинасыныкы. Усыда чиркәү салынып беткәннән соң, андагы вакытлы качны, ул авыл чиркәвен төзүдә  башлап йөргән Валерий Кондратьевның һәм Рус Шуганы настоятеленең рөхсәте белән, Валерий Афанасьев Югары Әрнәшкә алып кайткан булган.

Фото: Валерий Афанасьев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев