Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Кондратаның Тручынында каенны төсле тасмалар белән бизәгәннәр

Валентина ЧАЛМАЕВА Югары Кондрата авылында булган Тручын бәйрәме турында яза

20 июнь көнне Чистай районының Югары Кондрата авылында “Святая Троица”-Җапрак бәйрәме узды. Бәйрәмгә авылдашлар, туган-тумача, күптәннән күрешмәгән дуслар кайтты.

Аны үзебезнең авыл җирлеге башлыгы Федор Чалмаев башлап җибәрде. Ул бар халыкны  олуг бәйрәм белән котлады, исәнлек-саулык теләде. Аңардан сон, сүзне Чистай районы җирле керәшен оешмасы җитәкчесенең урынбасары Алексей Ефимов алды. Шулай ук, Алексей Тихонович та җыелган халыкны Җапрак  бәйрәме белән котлады, бергә һәм бердәм булырга өндәде.

Тручын бәйрәме  агачларның җапрак җарган, табигатьнең җәшәргән, җанланган матур чагына туры килә. Тручын ул – җәйне каршылау бәйрәме дә. Керәшеннәрдәге әр бер – табигатьне олылау, аңа табыну ул.  

Дини бәйрәмнәр тыелган елларда да Тручын үз кыйбласын югалтмаган, халык аны саклап калган. Безнең авылда да  бу бәйрәмне элек-электән зурлап үткәрәләр, без дә инде икенче ел рәттән тирә-күрше авыллардан керәшен фольклор ансамбльләрен чакырабыз.

Тручын, әби-бабаларыбыз ышанулары буенча, яңгырлы, болытлы көн булырга тиеш. Сынамышлар быел  туры килмәде. Көннең бик нык эссе булуына да карамастан, җыенга халык күп килде.  Көндәлек мәшәкатьләрне онытып, бергәләп күңел ачтылар. Бәйрәм матур җырларга, мавыктыргыч уеннарга  бай булды. Аның тагын матур бер бизәге –  Чистай районының Йолдыз авылыннан чакырылган “Багалмам” керәшен   фольклор ансамбле чыгышы. Бу коллектив үзенең иҗаты белән авылдашларны куандырды.

Бәйрәмгә хәзерлекне үзебезнең авыл клубы житәкчесе Татьяна Павлова “Сандугач” фольклор ансамбленә йөрүчеләр белән алдан ук башлаганын, аны оештыруга үзеннән дә күп өлеш керткәнен дә әйтим.

Бу бәйрәм халыкка төрле  төбәкләрдә яшәүче авылдашлары белән очрашу, аралашу мөмкинлеге бирә, шулай булгач, чын авыл бәйрәме дә. 

Җапрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач  ботаклары сындырырга, су коенырга ярамаган. “Су иминлеге – җир иминлеге”, дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә менә безнең Кондрата авылында Тручын көнне кызлар-егетләр урманнан каен алып кайтып, аны   төрле тасмалар, матур яулыклар белән бизәгәннәр, каенны урам уртасына бастырып, уйнап-җырлаганнар, урам саен берәр капка төбендә тукталганнар.

Без дә  шушы бәйрәм йоласының асылын үзебезнең авылдашларга күрсәттек.  Каенны матур яулыклар һәм төрле-төрле тасмалар белән,  үзебезнең Кондрата авыл көенә җырлый-җырлый бизәдек:

Биеккәй тауларның башларында

Акбүз атларымның курмысы.

Җырлашыйык әле без, гөрләшик

Шушы булыр Тручын курмасы.

 

Каенның башлары, ай, бөгелә,

Сахралардан искән давылга.

Җырлашыек әле  бәйрәм көен,

Иман керсен безнең авылга.

Каен тирәли яше-карты җырлап биегәч, каеныбызга элгән бүләкләрне, җәза биреп, хужаларына тапшыру башланды. Һәрберсе үзенең яулыгын җыр-биюләр башкарып алды. Җырлар керәшенчә дә, чуашча да башкарылды. Шуннан соң, матур теләкләр һәм юраулар әйтеп, каеныбызны суга агызу өчен озатып җибәрдек. Барлык халык күгебез – аяз, җиребез – имин, еллар тыныч булсын, игеннәр уңсын, ямьле Татарстаныбызда исән-сау һәм татулыкта яшәргә язсын дип, тели-тели, каен артыннан карап калды.

Каенны озаткач, калган халык  җыр-биюләрне дәвам итте. Тручынның соңгы минутларына кадәр, рәхәтләнеп күңел ачтык.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев