Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Багражның бер талантлы шагыйрәсе – Елена Тукмачева

Югарыбагражлылар арасында талант ияләре шактый

Язмыш шулай кушкандыр инде, 2018 елда мин Югары Баграж авыл мәдәният йортына директор булып килеп урнаштым. Түбән Кама шәһәрендә туып үскән татар кызына керәшен авылында эшләргә туры килер дип уема да кереп караганы булмады. Куркытты да. “Әгәр авыл халкы кабул итмәсә”- дигән уй да борчыды. Ләкин куркуларым юкка булып чыкты. Миңа яше дә, карты да ярдәм итәргә тырышты, авыл яшьләре белән дә уртак тел табылды. Хәзер инде миңа Югары Баграж үз авылым кебек, кешеләре дә бик якын. Эшли торгач, татар телем дә шомарды.

Ике ел эшләү дәверемдә минем Югары Багражның кешеләренә соклануым артканнан-арта бара. Күпме талант биргән бу авыл илебезгә! Татарның күренекле язучысы Аяз Гыйләҗев та бала, яшьлек чорын Югары Багражда үткәргән. Авылның ике фәннәр докторы да бар: Герасимов Михаил Егорович һәм Григорьев Вениамин Демьянович. Инде Республикабызга танылган, китаплары басылган шагыйрь Никифор Тукмачев та Югары Баграж егете. “Бәллүр” триосы солисты Алена Муханова зәйлеләргә бала вакытыннан таныш. Талант ияләрен санап бетерә торган түгел.

Мин бу язмамда газета укучыларны Югары Багражның тагын бер шагыйрәсе белән таныштырасым килә. Ул – Тукмачева Елена Павловна.
Елена 1961 елның 19 февраленда Зәй районының Югары Баграж авылында Татьяна һәм Павел Тукмачевлар гаиләсендә алты бала арасында өченче кызлары булып дөньяга килә. Сигез еллык мәктәпне үз авылында, урта мәктәпне Сарсаз Баграж авылында тәмамлый. 1981 елны Бөгелмә шәһәренең кооператив училищесын бетерә. 1984 елны тормыш иптәше һәм ике яшьлек кызы белән Ханты-Мансийск округының Урай шәһәренә күчеп китәләр. Шунда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли һәм 1992 елны Тобольск шәһәренең Ленин исемендәге педагогия училищесын читтән торып тәмамлый. Елена Павловна балалар йортыннан алып биш бала - өч малай Һәм ике кыз тәрбияли.

Авылдашлары Елена Павловнаны бик җылы итеп искә алалар. Аның бәләкәйдән җырга-моңга, поэзиягә гашыйк булганлыгын әйтәләр.
Елена Павловна читтә яшәсә дә, үз телендә матур-матур шигырьләр иҗат итә. Туган төбәгенә, авылына булган мәхәббәтен, сагышын шигырьләре аша җиткерә.

2016 елны Тукмачева Елена Павловнаның 39 шигырьдән һәм берничә җырдан торган, “Йөрәктән чыккан теләкләр” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Шагыйрә алга таба тагын берничә китап бастыру өстендә эш алып бара. Югарыбажлылар аның китапларын көтеп калалар. Елена Павловнага зурдан-зур иҗат уңышлары телибез.

Шагыйрәнең авылына багышлаган шигыре:

Кем үзгәрде?
Елга буйлап тау астында
Урнашкан минем авыл.
Кайгылар әйләнеп үтсен,
Тимәсен берүк давыл.
Югары Баграж авылы дип
Аңа исем биргәннәр.
Сокланып туя алмыйлар
Шул якларга килгәннәр.
Кырлары, тавы, чишмәсе,
Зур басулар, болыннар.
Болыннарда уйнап чаба
Ат артыннан колыннар.
Урманнары шул кадәр бай,
Тау битендә җиләкләр.
Авыл халкы барсын җыя,
Тулсын диеп чиләкләр.
Гөмбәсе бар, гөрездәсе,
Чикләвекле куаклар.
Шуларны җыярга кайта
Һәрбер йортка кунаклар.
Авыл халкы бик дус яши,
Бер-берсенә йөрешә.
Ул өйләнә, кызын бирә,
Гөрләтеп туен итә.
Бәйрәмнәрен бергә ясый:
Сабантуйлары,Питрау...
Шулайда минем күңелдә
Туа әле бер сорау.
Кем үзгәрә? Мин үземме,
Әллә туган авылмы?
Еллар үткән саен шул як
Бигрәкләр дә ягымлы.

Гөлшат Хрипунова, Югары, Баграж мәдәният йорты директоры

"Зәй офыклары"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев