Көлеп яшик
Көн уртасында квартирга пистолетлы бер карак бәреп керә. Андагы хатынның кулларын, аякларын бәйли. Ирне куркытып, өйдәге кыйммәтле әйберләрне җыя, акча таптыра. Ир кеше, күз яшьләре аша, каракка ялвара: – Братан, нәрсә кирәк барысын да ал. Зинһар, бу хатынны гына җибәр! Карак аптырап кала: – Әллә хатыныңны шулкадәр яратасыңмы? – Син нәрсә?! Бу – күршенең хатыны. Минеке тиздән кайта...
Машинада үз бакчасына баручы бер карт юл буе таксист белән сөйләшә-сөйләшә дә, бакчага якынлашкач, әйтеп куя: – Дачага килеп җитеп, багажниктан әйбер бушатканда син миңа эндәшмә, яме. – Нәрсәгә алай дисең? – Карчык мине чукрак, берни дә ишетми дип белә. Ун ел инде... Олы яшьтәге таксист, сокланудан, сызгырып ук җибәрә: – Ничек минем башыма килмәгән?! Хатынны ничек туктатырга белми идем. Шәп булды бу!
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев