Җырчы Җәкәү йортында Питрәч керәшеннәре айлыгына багышланган концерт булачак
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йортында Питрәч керәшеннәре айлыгына багышланган концерт булачак

Концертка Питрәч районының үзешчән артистлары, фольклор коллективлары чакырылган

26 февраль көнне 18 сәгатьтә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Питрәч ягы керәшеннәре культурасы айлыгын ябуга багышлап, “Җакын дуслар җыелышкач” дип исемләнгән концерт күрсәтеләчәк.

“Концертта Питрәч районының фольклор коллективлары, үзешчән артистлары катнашачак. Күптән түгел мәдәни үзәктә оешкан “Казансу” ансамбленең дебют чыгышы да булачак”, – дип хәбәр иттеләр мәдәни үзәктәгеләр.

 "Туганайлар"ның Инстаграм аккаунтында (kryasheny_tuganaylar) кичәдән туры эфир алып барачакбыз.

 

 


Нет комментариев