Җырчы Җәкәү йортында Луиза Янсуар белән "иҗат төеннәре"н чишәчәкләр
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йортында Луиза Янсуар белән "иҗат төеннәре"н чишәчәкләр

Кичә 19.00 сәгатьтә башланачак

14 декабрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Луиза Янсуар белән иҗат төеннәрен чишәбез" дип аталган кичә булачак. Керәшен яшьләре шагыйрә Луиза Янсуар белән иҗат, заманча иҗат итү ысуллары турында сөйләшәчәкләр.

Кичә аралашу форматында үтәчәк. Кызыклы уеннар, иҗади номерлар да булачак, дип сөйләде оештыручылар.

"Луиза Янсуар белән иҗат төеннәрен чишәбез" кичәсе 19.00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле.


Нет комментариев