3 август көнне керәшеннәрнең күренекле шагыйре, укытучы, священник Яков Емельяновның тууына 170 ел уңаеннан, “Туганайлар” редакциясе “Җырчы Җәкәү безнең күңелләрдә” дип исемләнгән шигырь уку акциясен башлады
Бүген акциягә "Кряшен чибяре - 2018" титулын яулаган кыз Алиса Исакова кушылды. Керәшен чибәре Җырчы Җәкәүнең "Нардуган" шигырен башкара.
Киләсе эстафета "таягын" ул "Бәрмәнчек" фольклор дәүләт ансамбле директоры Артур Поляковка һәм керәшен яшьләре хәрәкәте активисты Юлия Дуваловага тапшыра. Яшьләр, Керәшен чибәреннән үрнәк алып, сез дә акцияга кушылыгыз!
Нет комментариев