Җырчы Алёна Муханова иҗат мәктәбе ачкан
Хәбәрләр

Җырчы Алёна Муханова иҗат мәктәбе ачкан

Биредә теләге булган һәркем җырларга, биергә, уен коралларында уйнарга өйрәнә ала

"Бәллүр" триосы солисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Алёна Муханова үз иҗат мәктәбен булдырган. "Студияны былтыр ачтык. Мәктәптә төрле яшьтәге егет-кызлар жырларга, фортепианода уйнарга, латинча биергә өйрәнә ала", - дип бүлеште Алёна.  

"Бәллүр" триосы 2017 елда барлыкка килгән. 3 ел эчендә төркем Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале җиңүчесе, "Созвездие - Йолдызлык", "Ягымлы яз" һәм "Национальное достояние" фестивальләре лауреатлары булган. "Трио Ваһапов фестивалендә катнашыр өчен төзелгән иде. Шуннан эш башланды да инде. Репертуарыбызга чикләр куймыйбыз. Классик әсәрләр, халык җырлары, альтернатив, эстрада җырлары да башкарабыз", - дип бүлеште Алёна.

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев