Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җәйгә карап кыш килә, кышка карап җәй килә» яки халык синоптиклары фаразлары

Быел яз һәм җәй айларында һава торышы нинди булыр? Халык синоптиклары ни сөйли?

Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев фикеренчә, быел чәчү иртә башланыр, ә урып-җыю соңрак тәмамланыр.


«Август аендагы бер атналык эсседә сабан ашлыкларының башаклары тулачак»

Көз турында сөйләшергә иртәрәк әле. Ә яз һәм җәйнең нинди буласын әзрәк чамалап була, - диде Әмир Шәрәфиев. - Узган елларда яз иртә килде. Чәчүгә иртә чыгабыз, дип мәш килделәр, шулай да чәчүгә беренче майдан иртәрәк чыкмадылар.

Әле өч ел элек яз башында кисәк җылытты да, апрельдә, арышлар уянган вакытта, 12-13 градус суыклар булды. Арышлар һәлак булды. Былтыр алай булмады, быел да алай булмас дип торыйк инде. Быел чәчүгә беренче майдан иртәрәк, апрель ахырында чыгачаклар. Яз соң килмәс.

Май ае былтыргысы белән чагыштырганда бераз корырак булыр. Явым-төшемнәр күп булмас. Май ноябрьгә туры килде, ул коры булды, бик озак кар төшмәде. Сабан культураларын чәчкәннән соң корырак булыр.

Июньгә чыккач, печән әзерләгән чор башында явым-төшемнәр була, шуның белән печән әзерләү бераз тоткарланырга мөмкин, тик шулай да әзерли алырлар.

Җәйгә карап кыш килә, кышка карап җәй килә. Иң озын төн һәм иң озын көннән соң була ул алмашыну. Декабрь җәйгә карап килде. Узган ел гыйнвар бик җылы булды, ә июль гыйнварга карап салкын булырга тиеш иде, тик ул бик эссе килде. Хәзер җәйгә карап кыш килә. Июль бик эссе булган иде, ә гыйнварда ничә ел күрмәгән суыклар булды.

Киләсе җәй нормаль булыр, дип уйлыйм. Февральгә август туры килә, урып-җыюга соңрак чыгарлар. Гадәттә, 20 июльдән соң чыгалар иде, быел сабан ашлыклары иртә өлгерми. Менә хәзерге бер атналык суык август аена туры килә дә, шул вакытта эссе булып, сабан ашлыкларының башаклары тулачак. Уҗым культураларын урып-җыюга чыккач, яңгырлар булып, газапланырлар әзрәк. Бер атна җылыдан соң сабан өлгерер. Чәчүгә иртә чыксалар да, урып-җыю соңгарак калыр.

Быел кар күп яуды, диләр. Чынлыкта былтыргы белән бер тирәдә булды, тик былтыр кар эреп барды. Быел кар гыйнвар аенда күбрәк яварга тиеш иде. Декабрьнең беренче ун көнендә агач сарысын чыгара, диләр. Ул вакытта яңгыр явып, агачлардан сары су тама. Быел ул булмады, шуның өчен гыйнвар белән февральдә яңгыр яуды. Ул әйбәт түгел. Урып-җыю кыза башлаганда гына кинәт суытыр, ике-өч көн дәвамында ямьсез вак яңгыр явар.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев