Һәркемнең яшь булып каласы килә
1 аш кашыгы бәрәңге крахмалын 0,5 стакан суда эретергә. Аннан 0,5 л кайнар су кушып, куерганчы кайнатырга. 5 аш кашыгы яңа сыгылган кишер согы һәм 1 аш кашыгы каймак өстәргә. Яхшылап болгатырга һәм биткә сылап, 20-25 минут тоткач, җылы су белән юып, крем сөртергә. Массаны суыткычта өч көн саклап була. Битлек җыерчыкларны тигезли, тирене дымландыра. Аны 3 көн рәттән ясау файдалы.
Нет комментариев