Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янсуардан Петр Чукуров яраткан һөнәрен сагынып искә ала

Петр Чукуров йөзләгән укучыда спортка зур мәхәббәт тәрбияләгән. 40 елдан артык ул Янсуар мәктәбендә физкультура укыткан. Хәзер ветеран бөтен вакытын гаиләсенә багышлый һәм үз хуҗалыгын алып бара.

Петр Семенович 1944 елның 3 июлендә дөньяга килә, өч игезәк баланың берсе була. Башка ике балага ата-ана Елена һәм Василий исемнәре куйган. Сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән балачагы бик иртә тәмамлана. Эшләргә кирәк була.

Петр дуңгыз, сарык  фермаларында эшләгән. Ял көннәрендә футбол, волейбол уйнарга яраткан, көрәш белән шөгыльләнгән. Хәрби хезмәт үтәргә вакыт килеп җиткәне сизелми дә кала. Петр Семенович авиациядә, Белоруссиядә хезмәт итә. Армиядән соң Мамадыш техникумына спорт юнәлеше буенча укырга керә. 1969 елда диплом ала, туган авылына кайта. Аны җирле мәктәпнең физкультура укытучысы итеп билгелиләр.

Ул вакытта безнең мәктәп зур иде, 500дән артык бала белем алды. Алардан күп кенә танылган спортчылар чыкты. Балалар арасында спортның уен төрләре: җиңел атлетика, чаңгы ярышлары популяр иде. Без бер генә район ярышын да калдырмаска тырыштык. Моның өчен машина кузовында 30 километрдан артык юл үтеп, барып кайта идек. Уен мәйданчыгында яки чаңгы трассасында җиңү күңелле иде. Кызлар һәм егетләр командалары мәктәп командалары арасында волейбол ярышларында еш кына призлы урыннар яуладылар, район чемпионнары булдылар, - дип искә ала Петр Семенович.

Элеккеге укучылар үз укытучыларын онытмый. Кайчандыр Петр Чукуров оештырган волейбол командасы авыл яшьләре арасында район чемпионатында уңышлы чыгыш ясавын дәвам итә.

    Петр Семенович безнең яраткан укытучыбыз. Ул безне волейбол уйнарга һәм милли көрәшкә өйрәтте. Тренировкалар вакытында барлык нечкәлекләрне җентекләп аңлатты. Берничә тапкыр кабатларга һәм күрсәтергә иренмәде, эшен күңелен биреп башкарды. Безнең барлык уңышларыбыз остазыбызның уңышлары  да, - дип билгеләп үтте «Янцевары» волейбол командасы уенчысы Руслан Чебышев.

Булачак тормыш иптәше белән Петр Семенович армиядән соң таныша. Мария Павловна сарык фермасында, аннары мәктәптә эшләгән. Алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр - өлкәне Николай Лаешта яши, ә кече уллары  Валерий әти-әниләре белән янәшә.

Чукуровлар йорты авылда иң матур йортларның берсе. Валерий аны агач бизәкләре белән бизәгән, төрле хайваннар, үсемлекләр фигураларын кисеп  ясаган. Бу эштә улына әтисе булыша, чөнки икең бергә эшләү тизрәк тә, күңеллерәк тә. Аяклары авырту сәбәпле, Петр Семенович элекке кебек актив түгел, әмма ярдәм итәргә тырыша.

    Без гомер буе терлек һәм кош-корт асрадык. Бакчада эшләдек, басуларда азык әзерләдек. Хәзер кәҗәләр, дуңгызлар, тавыклар асрыйбыз, бакча белән шөгыльләнәбез. Авылда алардан башка булмый, - ди ветеран.

Фото: "Алга" газетасы

Илшат Гайсаров, "Алга"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев