Һава торышының еш үзгәреп торуына ияләшеп тә беттек
Хәзер алдан фаразлап кую, хәтта озак елларга сузылган тәҗрибәләргә таяну да авырлаша бара кебек.
Gismeteo.ru хәбәр итүенчә, бу ялларда, ниһаять “җәй” җитәчәк. Җиләкләр җыяр, яки су коынып кайтыр өчен менә дигән вакыт! 4 июль, шимбә көнне көндез Татарстанда —һава температурасы 30º градус булачак. Якшәмбе көнне һава температурасы көндез 31°, кич 19 градуска төшәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар да булырга мөмкин.
Нет комментариев