Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә кукмаралылар айлыгы башланды

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган “Җакын дуслар җыелышкач” проектын апрель аенда Кукмара керәшеннәре дәвам иттерә

Бу үзәктә февраль аенда – Питрәч, ә мартта Чистай керәшеннәре үз айлыкларын оештырган иде. Интернет киңлекләрен җакын итүчеләр, Я.Емельянов исемендәге үзәкнең һәм, шулай ук, “Туганайлар” газетасының Instagram, ВКонтакте, YouTube каналындагы рәсми аккаунтларында ул як керәшеннәренең тормышы, мәдәнияте һәм уңышлары белән таныштылар.  Кукмаралылар айлыгында да бу дәвам итәчәк.

8 апрельдән башлап мәдәни үзәк музеенда Кукмара керәшеннәре тормышын, узганнарын чагылдырган экспозиция эшли.

14 апрельдә озак еллар дәвамында Татарстан халыклар ассамблеясе башкарма комитетын җитәкләгән Николай Владимиров белән туры эфир уздырылачак. Шундый ук туры эфир 15 апрельдә “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев белән дә булачак.

Югарыда санап үтелгән интернет чаралары аша, 13 апрельдә – Село-Чурадагы “Карендәшләр” фольклор ансамбле чыгышын һәм районда оештырыла торган керәшен бәйрәмнәре турындагы видеосюжетны күрергә, шулай ук, керәшен милли ризыгы әзерләү буенча мастер-классны карарга була. 19 апрельдә Село-Чурадагы Троицкий чиркәвенә видеоэкскурсия көтә. 20 апрельдә – Олы көн күкәен буяу-бизәү буенча мастер-класс, 21 апрельдә – “Айбагыр балалары”на, ә 26 апрельдә “Азимут” спорт туризмына багышланган видеороликлар күрсәтелә.

23 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Кукмара керәшеннәре культурасы айлыгын ябуга багышланган “Җакын дуслар җыелышкач” дигән тантаналы кичә була. Бу көнне биредә Кукмара төбәге керәшеннәренең мәдәниятенә һәм көнкүрешенә багышланган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев